Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 29 нчы балалар бакчасы нәниләре архивта экскурсиядә булдылар

Шушы көннәрдә архив бүлеге начальнигы Наталья Максимова 29 нчы балалар бакчасы нәниләре белән очрашу үткәрде.

Наталья Викторовна балалар аңларлык гади телдә, архивта документлар белән эшләүләрен, биредә хезмәт оешмалары, предприятие һәм гражданнарның документлары саклануын сөйләде.

Моннан тыш, балалар архив бүлегенең йөрәге булган– архивсаклагычта  булдылар. Архив фондының ничек формалашуы, киштәләрдә кирәкле мәгълүматны ничек табу, документларны ничек сканерлау турында да белделәр.

Малайлар хәтта “эш тә күрсәтеп алды”, алар күчмә мобиль стеллажларны күчереп карадылар. Балалар архив киштәләрендәге документлар  шәһәр тарихы турында тулы мәгълүмат  алырга мөмкин булуын белделәр.

Фото: Наталья Максимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев