Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Лениногорскнефть" идарәсендә һөнәри осталык бәйгесе узды (фотолар)

Ул 1969 елдан бирле даими рәвештә уздырылып килә, быелгысы бөек нефтьче Валентин Шашинның 100 еллыгына багышланган иде. "Татнефть" җәмгыятенең кадрлар әзерләү үзәгенең Лениногорск филиалы базасы үзенә бәйгедә көчләрен сынаучы, аларга бәя бирүче идарә хезмәткәрләрен, нефть техникумы студентларын, "Школьное НГДУ" проектында катнашучы 5 нче мәктәп укучыларын һәм җанатарларны җыйды. Нефть техникумы...

Ул 1969 елдан бирле даими рәвештә уздырылып килә, быелгысы бөек нефтьче Валентин Шашинның 100 еллыгына багышланган иде.

"Татнефть" җәмгыятенең кадрлар әзерләү үзәгенең Лениногорск филиалы базасы үзенә бәйгедә көчләрен сынаучы, аларга бәя бирүче идарә хезмәткәрләрен, нефть техникумы студентларын, "Школьное НГДУ" проектында катнашучы 5 нче мәктәп укучыларын һәм җанатарларны җыйды.

Нефть техникумы студентлары да бәйгегә алдан әзерләнгән. Өченче курста укучы кызлар: Камилә Әхмәдиева, Лилия Бәдертдинова җитәкчеләре - Гүзәл Билалова һәм Любовь Мифтахетдинова ярдәме белән киләчәктә нефть табуның технологиясе макетын ясаганнар.

Гомумән, биш һөнәр ияләре: скважиналарга җир асты ремонты ясау бригадалары, нефть табу һәм пластларда катлам басымын саклау звенолары, нефть әзерләү буенча сменалар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар үзара көч сынашты бу көнне.

Нефть табу звенолары үзара ярышкан мәйданчык зурлыгы белән аерылып торды. Биредә сигез нефть табу цехының иң-иңнәре һәм нефть техникумының ике звеносы үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренчене 5 нче нефть һәм газ табу цехы мастеры Азат Исламов җитәкчелегендәге Дмитрий Косолапов, Радмир Рәхимҗанов звеносы алды.

Пластларда катлам басымын саклау звеноларыннан беренчелекне быел да мастер Илдар Мәхмүтовның Владимир Галактионов белән Владислав Кудашов (ЦППД№1) кергән өчлеге алды. Нефтьне әзерләү сменаларыннан Павел Вдовин һәм Александр Лысов (ЦППД№2) җиңүчеләр булды. Скважиналарга җир асты ремонты ясау мастеры Артур Рәхимов җитәкләгән операторлар - Наил Әлмәтов, Дмитрий Синдяшкин, машинист Николай Филипповтан торган вахтага бишенче ел рәттән тиңнәр булмады. Беренче урын алучылар белән бергә быел да аларга "Татнефть" күләмендәге бәйгедә "Лениногорскнефть" идарәсе данын якларга туры киләчәк.

Үз һөнәренең осталарын ачыклаган вакытта спорт ярышлары узды. Цех вәкилләре үзара аркан тартышты, шахмат уйнады, гаилә эстафетасында катнашты. Нәтиҗәләр чыгарган арада шәһәребез һәм Яр Чаллыдан килгән артистлар җыр-биюләрен бүләк итте.

Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев