Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Магнит» кибетләрендә хезмәткәрләр өчен битлек режимы кертәләр

Бүгенге көннән «Магнит» кибетләре хезмәткәрләре өчен мәҗбүри битлек кию режимы кертелә. Режим сәүдә нокталары һәм бүлү үзәкләре персоналы өчен гамәлдә булачак, диелә компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Куркынычсызлык чараларын бөтен илдә коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле көчәйткәннәр. Шулай итеп, соңгы тәүлек эчендә Россиядә Covid-19 йоктыруның 30 967 очрагы ачыкланган. Татарстанда алтынчы көн рәттән көн саен ковид йоктыруның йөздән артык очрагы теркәлә.

«Татар-информ» республиканың шәһәр һәм район администрацияләрендә битлек киеп йөрүне яңадан кертә башлауларын хәбәр иткән иде. Чаллы һәм Әлмәт башлыклары үз хезмәткәрләренә бары тик шәхси саклану чаралары кигән килеш кенә гражданнарны кабул итәргә һәм эшләргә кушты.

Казанның «Метроэлектротранс» командасы да барлык хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын киеп йөрүне йөкләде. Пассажирларга карата әлегә бу чара тәкъдим итү характерында. Республика халкына битлек киеп йөрергә Роспотребнадзор да киңәш итә.

Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңадан кертергә һәм халыкны ревакциацияләү эшен көчәйтергә кушкан иде.

https://tatar-inform.tatar/news/magnit-kibetlarenda-xezmatkarlar-ocen-bitlek-rezimy-kertalar-5859093

Рамия Гарифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев