Мәктәпкә бару күпмегә төшә?
Балаларга мәктәп турында искә төшерү дә кыен. Әти-әниләр исә июльдә үк әзерләнә башлады инде. Бәя белешәләр, акча саныйлар, мәктәп белән киңәшләшәләр.
Хезмәттәшебез Эльвира Вәлиеваның кызы Әмирә быел 1 нче сыйныфка бара. Укый-яза, саный белә икән инде. Җәен тик ятмый, китаплар укый. Мәктәпне әнә шулай көтә кызчык. Ул авылда ял иткән чакта, әти-әнисе уку кирәк-ярагын кайгырта.
– Беренче тапкыр булгач, бар нәрсә дә өр-яңадан кирәк. Эш өстәле алдык. 8 мең сумга төште. Ортопедик урындык – 6 мең, өстәл лампасы – 1,5 сум. Кирәк-яракларны куярга матур савыты да, китап терәткече дә кирәк, – дип, сүзне өй бүлмәсеннән башлады ул.
Әмирә барачак гимназиядә өс-башның зәңгәр төстәгесен аласы. Теләсә нинди киемнән йөрергә ярамый. Бердәм форманы мәктәп үзе тектерә, акчасын гына түлисе. Ә башка әйберләргә хезмәттәшебез онлайн кибеттән заказ бирә. Уңайлы бит, үзең генә барасың да балаңа ошамаганын кире илтеп бирәсең.
– Сарафан өчен 5 мең сум түләп куйдык. Биш төрле күлмәк алдык. Көн саен кияргә аерым, бәйрәмгә матуррагын. Һәрберсе уртача 2 мең сумга төшә. Ак гольфы алдым. Анысы 300–500 сум тора. Мәктәп эчендә кияргә аяк киемен 3,5 мең сумга алдык. Урамда йөрергә башкасы кирәк, – дип, Эльвира белән чыгымнарны бергәләп саныйбыз. – Ортопедик рюкзак 4,5 мең сумга төште. Аны җиңел булсын дип сайладык. Ә менә вак-төяк әйберләрне канцтовар кибетенә барып алдык. 5 мең сумлык товар җыеп кайттык. Менә анысын кызым үзе сайлый инде. Дәфтәрнең 1 се – 20 сум. Пенал – 1200. Әле спорт киеме, рәсем түгәрәгенә кирәкле әйберләрне аласы бар. Чыгымнар 50 мең сумга җыела. Чыдасын кесә. Әти-әнигә күңелле мәшәкать инде. Кызыбыз укырга беренче тапкыр бара бит. Ә менә 8 нче сыйныфка баручы улым кибеткә үзе генә барачак. 3–4 күлмәк кирәк булыр, рюкзак аласы бар. Анысына инде 10-15 мең сум тирәсе акча китәр. Ул әле ашыкмый.
Кая ашыгырга?
«Без әле ял итеп туймадык, уку турында искә төшермәгез әле». Соңгы вакытта андый әти-әниләр ешрак очрый башлады.
– Белем көне якынлашканда гына кыймылдый башлыйбыз. Бу ваемсызлык та, акча яки вакыт җитмәүдән дә түгел. Нигә балаларның көтеп алган ялында мәктәп дип баш катырырга? 1–2 сәгать эчендә бөтен әйберне дә җыеп була. Киресенчә, әйберләрне ташламалы бәядән сата башлыйлар. Ул вакытта сәүдә үзәкләрендә иркенләп йөрисең, – ди Чаллыда яшәүче Азамат Ризванов. Хәзер инде онлайн кибеттән кич заказ бирсәң, икенче көнгә кайтып та җитә. Шуңа күрә бер дә хафаланырга кирәкми. Мәктәпкә әзерләнү мәшәкатен үзебез уйлап чыгарабыз. Булган киемне кия торып, аны уку башлангач та алып була.
Бәясе күпме?
Пиджак – 3000–6000
Костюм – 3500–7000
Сарафан – 2000–5000
Ак күлмәк – 1–2500
Ретро күлмәк – 1000–2500
Аяк киеме – 500–3500
Спорт костюмы – 2800–5000
Гольфы – 500–700
Бантик – 300–500
Колготки – 400–500
Портфель – 1500–3000
Пенал –1–1500
Дәфтәр – 20–50
Төсле карандаш – 150–300
Җилем – 80–120
Чыганак: https://vatantat.ru
фото Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев