Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Маймыл чәчәге авыруы күбрәк таралса, ул тагын да зарарлыракка әверелә ала

Әгәр дә маймыл чәчәге вирусы бик нык таралса, авыру тагын да зарарлы булырга мөмкин. Мондый фикерне Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург «Россия 1» каналы эфирында әйтте.

«Әгәр ул кешедән кешегә күпләп йога башласа, нигездә, югары вирулентлы вариантлар барлыкка килергә мөмкин», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, эпидемиологик һәм клиник планда мондый мөмкинлек инде бик куркыныч булачак.

Гинцбург маймыллар вирусны кимерүчеләрдән йоктырган булырга мөмкин дигән фаразын әйтте, чөнки кимерүчеләр бу йогышны таратучылар булып санала.

https://tatar-inform.tatar/news/gincburg-maimyl-cacage-avyruy-kubrak-taralsa-ul-tagyn-da-zararlyrakka-averela-ala-5855161

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Маймыл чәчәге авыруы күбрәк таралса, ул тагын да зарарлыракка әверелә ала