Мичурин авылында балалар бер-берсенә «яңгыр яудырды» (+фотолар)
Балалар өчен күңелле уен программасы узды
Мичурин авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен уен программасы уздырды.
Кызу көндә нәрсә кирәк, әлбәттә – су. Шунлыктан су белән бәйле биремнәр ясаганнар иде оештыручылар. Балалар су белән бәйле эстафеталарда рәхәтләнеп катнашты.
Оештыручылар алдан ук алмаш киемнәр – футболка һәм шортиклар алып килергә әйткән булган.
Ә чараның иң кызыклы өлеше ул – су шарлары белән уйнау. Бер-берсенә ыргытып, иптәшеңне рәхәтләндереп суга коендыру иде. Монда төз ыргыту күнекмәсе дә тикшерелде.
Бәйрәм балаларга эссе көнне бераз сүрелдереп җибәрергә булышты һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте, аларны берләштерде. Мондый чаралар инде традициягә әйләнде,һәм балалар киләсе программаларны түземсезлек белән көтә.
фотолар: Мичурин китапханәсеннән






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев