Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпкә бару күпмегә төшә? (бәяләр, мәктәпкә әзерлек, киңәшләр)

Быел яңа уку елына мәктәп формасын яңартыргамы, әллә пижаманы гына яңартыйкмы, дип шаярышалар әти-әниләр ватсап төркемендәге аралашуда. Сыйныф җитәкчесе укуны гадәти режимда башланачагын хәбәр иткәч, барысы да җинең сулап куйды кебек.

 

1 сентябрьга санаулы көннәр генә калып бара. Пандемия белән бәйле рәвештә ата-аналар мәктәпкә әзерлекне дә чигереп тордылар. Беренчедән, кибетләр ябык иде, икенчедән, форма сатып алсаң, ә уку онлайн гына дәвам итсә, аның кирәге чыкмаска да мөмкин. Акчаны саклап кына тота торган вакыт. Кайбер гаиләләрнең финанс хәле пандемия аркасында шактый катлауланды.

Мәшәкатьле, чыгымлы
Август аенда мәктәпкә әзерлекнең кызган чагы. Шулай да, уку елының гадәттәгечә башланачагын белгәч тә әле күпләр кибетләргә ашыкмады. “Заман сулышы” сайтында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шундыйрак: тавыш бирүчеләрнең 60 проценты мәктәпкә яртылаш әзер, башкалар әле әзерләнә башларга уйлый гына.

Мәктәпкә әзерләнү бигрәк тә беренче сыйныфка укырга керүчеләр өчен мәшәкатьле һәм чыгымлы. Баланы баштан аяк киендерергә, кирәкле барлык уку әсбапларын алып куярга кирәк.

Закир Сабиров быел беренче сыйныфка укырга керә. Әнисе Фатыйма белән кием сайлагап йөргән вакытлары. Шөкер, кибетләрдә киемнең ниндие генә юк!
Закир – гаиләдә беренче бала. Шуңа күрә мәктәпкә аеруча зур җаваплылык белән әзерләнәләр Сабировлар. Закирга караганда, әнисе Фатыйма үзе ныграк дулкынлана кебек.

-    Мәктәпкә әзерлекне август ае кергәч тә башладык. Мәшәкатьләр бик күп, шулай да бу шатлыклы мәшәкать. Беренче бала булгач, бигрәк тә. Мәктәпкә бару - бала тормышында бик зур вакыйга. Шуңа барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч вакытлар. Инде барлык әйберләрне дә алдык дияргә була, без мәктәпкә әзер, – ди Фатыйма Сабирова.

Мәктәп формасына бәяләр шәһәрдәге базарда кызлар өчен 1 мең 200 сумнан, малайлар өчен 1 мең ярымнан алып җиде меңгә кадәр җитә.

Лениногорск әти-әниләренең мәктәп формасы өчен күпме акча сарыф иткәннәрен белешер өчен социаль төркемнәрнең берсендә сорау калдырган идем. Луиза Хәмидуллина беренче сыйныфка баручы кызына кием якынча 6 меңгә төшкәнен язган. Бу акчага сарафан, блузка, кофта, ике пар колготки, майка һәм аяк киеме алганнар.

Малаен мәктәпкә әзерләүче Эльвина Мөхетдинованың да кием өчен генә чыгымнары якынча 6-7 меңгә төшкән.  Регина Касыймова исә мәктәпкә өч малаен әзерләгән. Мәктәп формасы, спорт киемнәре, туфли, кроссовкалар, трико өчен барлыгы 20 мең сум акча киткән.

Канцтоварлар өчен дә кибеттә шактый акча калдырырга кирәк. Куакбаш авылыннан Рушания Әхмәтҗанова кызы Ләйлә белән уку өчен кирәкле әйберләр алырга килгән, барлыгы 831 сумлык канцтовар алганнар. Бу әле бик аз сумма, башлыча уртача чек күпкә зуррак, ди кибет сатучысы.

 “Кызыбыз быел 6 нчы сыйныфка укырга бара. Узган уку елында билгеле сәбәпләр аркасында балалар мәктәпкә азрак йөрде, шуңа кирәк-яраклары күп калды, җитмәгәнен генә алырга килгән идек. Киемнәре дә өр-яңа калды диярлек. Шуңа форма сатып алмадык быел,” – ди Рушания Әхмәтҗанова.

 

Сумка да мөһим


Рюкзакларның да сыйфатлысын алырга тырыша ата-аналар. Яхшысын алам дисән, ким дигәндә 2 мең ярым сум акчаңны әзерләп куярга кирәк. Базарда рюкзакларның бәясе 1 мең ярымнан алып 4 мең ярымга кадәр.
Аларны алганда да игътибарлы булырга кирәк.  Дөрес сайланмаган рюкзак күтәреп йөргән баланың умыртка баганасына зыян килергә мөмкин, ди табиблар.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев