Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә кайнар аш тәмле дә, туклыклы да

Яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә бушлай туклана башлады. Кайнар аш 1нче, 2нче, 3нче 4нче сыйныфларда укучы һәр балага каралган.


 

Укучының белем үзләштерүе, кәефе һәм сәламәтлеге, әлбәттә, аның ничек ашавына бәйле. Лениногорск мәктәпләрендә кайнар ашауның ничек оештырылганлыгын белешү өчен без 12нче лицейга юл тоттык.

Укучылар ашханәдә график нигезендә ашыйлар. Биредә Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәлә. Керү ике ишектән каралган. Кулларны юып, санитайзер белән дезинфекцияләп, киптереп, урыннарына юнәләләр. Өстәлләр артына дистанцияне саклап утырталар. Сыйныфлар арасында бер өстәллек ара саклана. Ашханәдә һаваны чистартып торучы рециркулятор эшләп тора. Ризыкны дежур торучы өлкән сыйныф укучылары тарата, аларның барысы да перчатка, битлек кигән. Лицейда ел саен уку елы алдыннан ашханәдә дежур торучылар өчен махсус форма - бертөсле алъяпкыч һәм баш киемнәре алына.

16 сентябрь көнне лицейда меню шундыйрак иде: апельсин, кишер салаты, сыер итеннән гуляш, макарон, күрәгәле баллы чәй, ак ипи, соры ипи, камыр ризыгы. Әйтергә кирәк, кайнар аштан борын җыеручы бала күренмәде. Барысы да бик теләп ашадылар.
1 нче А сыйныфында укучы Тимерлан Абдуллин ахшанәдәге ризыклардан бик канәгать.  “Миңа монда ничек ашатулары бик ошый. Һәрвакыт ашап бетерәм. Бүгенге меню бигрәк тә яхшы. Макаронны бик яратам. Һәм кишерне дә. Ул бик туклыклы һәм витаминнарга бай,” – ди беренче сыйныф укучысы.

Тимерланның әлеге мәктәптә тагын бертуган апалары һәм абыйлары да укый икән. Гаиләдә алар барлыгы 6 бала. Иң кечкенәсе әлегә балалар бакчасына йөри. Әниләре Рәмилә Абдуллина мәктәптә кайнар аш  белән тәэмин итү бик яхшы оештырылган ди.

Лицейда булганда өлкәнрәк сыйныфларда укучыларның да туклану турында фикерен белешергә булдык. Анна Ибряева быел 10 нчы А сыйныфында укый. “Миңа ашханәдә туклану ошый. Тәмле пешерәләр, порцияләр дә зур. Елдагыча менюда фрукты, яшелчәләр бар. Ач йөрмибез. Быел ашханәдә ремонттан соң тагы да матурайды, ачык төсләргә керде. Биредә ашавы тагы да күңеллерәк хәзер", - ди.

12нче лицей директоры Светлана Клюева әйтүенчә, быел илдә килеп чыккан эпидемиологик хәл уку елын оештырып җибәрүгә, шул исәптән мәктәптә туклануга да кагылмыйча узмады. Роспотребнадзор тарафыннан төгәл аңлатмалар бирелгән. Менюда да кайбер үзгәрешләр сизелә. Кайбер әти-әниләрнең “Бушлай булгач, әллә ни ашатмаслар да” дигән фикер дөреслеккә туры килми.

 “Барлык мәктәпләр өчен бердәм меню каралган. Ул ике атна алдан төзелә. Минемчә, менюга балаларның ихтыяжларын исәпкә алып, аларның яратып ашый торган ризыкларын кертергә тырышканнар. Боткалар сирәк бирелә. Мәсәлән, перловка боткасы гел дә юк, чөнки балалар аны яратып бетерми. Итле ризыклар күбрәк әзерләнә. Көндәлек рацонда фрукты, яшелчә, витаминлы чәй, компотлар, камыр ризыклары бар. Бик туклыклы, баланслы ризыклар,”- ди Светлана Клюева.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X