Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайның лаеклы ялдагы укытучыларын тәбрикләделәр (+ фотолар)

Укытучылар көне уңаеннан, Мөэмин-Каратай авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыларыбызны бәйрәм белән тәбрикләргә бардык.


Галиуллина Мөхтәрәмә апа байтак еллар Мөэмин-Каратай мәктәбендә рус теле һәм немец телләрен укытты. Аның шәкертләре, хезмәттәшләре балалар тирән белемле булсын өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде. Мөхтәрәмә апаны укучылары бүген дә сагынып искә алалар.

Хөрмәтле мөгаллимәбез безне елмаеп-балкып каршы алды. Без аның мәктәп елларындагы истәлекләрен барладык, хезмәттәшләрен искә алдык... Без буш кул белән килмәдек. Хөрмәтле укытучыбызга чәчәкләр бүләк иттек, аңа багышлап, шигырьләр сөйләдек, җырлар башкардык.

Без шуны аңладык: кайчандыр мәктәптә эшләгән мөгаллимнәребез имин тормышта яшиләр, балаллары, оныклары атна саен кайтып хәлләрен беләләр,  ягымлы, назлы сүзләр белән кәефләрен күтәрәләр.

Чираттагы бәйрәм белән тәбриклисе укытучы Җиһангирова Наилә Рафад кызы. Ул заманында Мөэмин-Каратай мәктәбендә укучыларга рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирде. Ихлас күңелдән шәкертләренә Некрасовның әсәрләрен, Пушкин, Лермонтовның үлемсез шигъриятен  сеңдерә белде.

Бүгенге көндә ул хөрмәтле укытучы-остаз,  оныкларына кадерле әби. Наилә ханымның йөзендә ихлас елмаю балкый, чөнки аның янәшәсендә аның белән бергә газиз әнисе Талия әби бәхетле картлык кичерә. 

Бәйрәм саен әнисен һәм Талия әбисен оныклары сагынып кайта. Наилә ханымның өендә тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Аңа, әнисе Талия апага ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар бәхете теләп калабыз. Укытучылар көне уңаеннан без Наилә Раафад кызына һәм аның әнисенә моңлы җырлар, татар гармун аһәңнәре, нәфис сүз аша кәефләрен күтәрдек.

Укытучы... Син кичә дә, бүген дә, киләчәктә дә шәкертләрең белән янәшә. Алар сине яраталар, онытмыйлар. Син күңелләрендә якты бер онытылмаслык якты хатирә булып яши бирәсең, син әле бүген дә аларга тормыш дәресләре бирәсең! Чынлап, та сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев