Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни бит (уены-чыны бергә)

Илдар Юзеев белән җырчы Рафаэль Сәхәбиев урамнан баралар икән.

Каршыларына композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп чыккан. Күрешкәч, ул, Сәхәбиевнең җиңеннән тотып:

– Ниме?.. Ни бит син, чукынчык! Бик нитеп тордылар әле сине радиода. Мин дә ниттем. Минем теге нине нитәрсең инде. Нитмә, яме! Нитеп бетергәч, миңа нитәрсең дә... Нитеп нитәрбез. Тизрәк нитәргә иде бит! – дигән.

– Ярар. Ниткәчтен нитәрмен, Зиннур абый, – дигән Рафаэль Сәхәбиев.

Икесе генә калгач, Илдар Юзеев:

– Ни хакында сөйләштегез сез, Рафаэль, берни аңламадым? – дигән.

– Бик гади ул, Илдар абый. Аңа бераз күнегергә генә кирәк. Зиннур Гыйбадуллин: «Хәлләрең әйбәтме? Шәп җырчы бит син, чукынчык! Бик мактап тордылар әле сине радиода. Мин дә макташтым. Минем теге җырны өйрәнерсең инде. Сузма, яме! Өйрәнеп бетергәч, миңа шылтыратырсың да... очрашып алырбыз. Радиога тизрәк яздырырга иде бит!» – диде. Ә мин: «Ярар, өйрәнгәч хәбәр итәрмен, Зиннур абый», – дип җавап бирдем, – дип шәрехләп чыккан Рафаэль Сәхәбиев.

– Кызык бу, – дип баш чайкап куйган Илдар Юзеев, – өч сүз белән никадәр мәгънә... Хәер, егерме биш сүз белән калын роман язучылар бар безнең язучылар арасында да...

"КУ" 6, 2018

http://www.kazanutlary.ru

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X