Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Никотинлы электрон тәмәкеләр организмга нинди зыян ясый?

Урам буйлап барганда күп кенә студент һәм яшүсмер кулында электрон тарту җиһазлары, вейплар күзгә ташлана.

Моның зарары хакында мәктәпләрдә аңлаталар микән?

Вейп – аккумулятор һәм җылыткыч элементлы пар генераторыннан торган матдә. Тәмәке тарту процессы җайланмада ясалучы парны сулау исәбенә имитацияләнә.
Жижа – су, пар куеруны арттыра торган глицерин, төрле ароматик өстәмәләр һәм никотиннан торган сыекча.

Гади тәмәкеләрне күптән тартып, аның нинди нәтиҗәләргә китерүен беләбез. Ә глицериннан эшләнгән аксымны тарту безнең буын кешеләренә нинди зарар салыр?

Яшүсмерләр арасында вейп тарту модасының зарары турында ДРКБда пульмонология бүлеге педиатры, пульмонолог Илдар Зиннәтуллин белән сөйләштек:

 Табиблар «вейперлар авыруы» турында беренче тапкыр 2019 елда ишетте. АКШның авыруларны контрольдә тоту үзәге вейп һәм электрон тәмәке тарту сәбәпле үпкәләрнең зарарлануы хакында доклад чыгарды. Шул докладта бу авыруга рәсми исем бирелгән иде – EVALI. Рус телендә аны «вейперлар авыруы» дип атадылар. Әлеге хисапта күрсәтелгәнчә, пациентларның күбесе – 95 %ы көчле ютәлләүдән һәм күкрәк авыруыннан зарланган. Шулай ук авыручылар күңеле болгану, косу белән җәфаланган.

Вейп тарту балалар организмына нинди зыян сала?

Тышкы билгеләр буенча, үпкәләрнең ике ягы да ялкынсына. Бу очракта, ашыгыч рәвештә, ИВЛ аппаратына тоташтырылып, госпитализация кирәк. 2021 елның июнендә Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты электрон тәмәке белән җиңелчә зарарланган 17 яшьлек үсмерне коткару турында хәбәр итте. Бу – Россиядә теркәлгән беренче очрак. Икенчесе, кызганыч, үлем белән тәмамланды. Бийск шәһәрендә 2022 ел башында 12 яшьлек бала үлде. Вейплардагы глицерин бронхларга үтеп кереп, аны зарарлый һәм нәтиҗәдә үпкәләргә кислород җитми башлый. Гомумән алганда, электрон тәмәке тарту балаларга гына түгел, олыларның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Әмма үсеп килүче организмның үпкәсендә детоксикацияләү механизмнарының өлегермәве үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

Никотинлы электрон тәмәкеләр организмга түбәндәгечә тәэсир итә:

- ишетү һәм күрү сәләте начарая;

- калкансыман бизнең эшчәнлеге начарая;

- йөрәк тибеше ешая, ә ул гипертоник авыруга китерә;

- тән тиресе белән проблемалар барлыкка килә;

- репродуктив системага зыян килә;

- нерв киеренкелегенә, депрессиягә китерә;

- хәтер начарая;

- игътибар, фикерләү, күзаллау процесслары туктала;

- баш миенә зур йогынты ясала.

 

http://agryz-rt.ru/news/slak/elektron-sigaret-modasy-lemg-kitererg-mmkin

https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев