Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнисе өендә бикләп чыгып киткән 5 яшьлек кызны коткарганнар

8 августта кичке алтылар тирәсендә полициягә балконда кыз баланың елап торуы турында очраклы узып баручылар шалтырата. Сабый ашарына сораган һәм ярдәмгә чакырган, дип хәбәр итә Иркутск өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Полиция тиз арада килеп җиткән. Торакның ишеге бикле булганлыктан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать иткәннәр. Баскыч ярдәмендә янгын сагы хезмәткәрләре балконга менеп, 5 яшьлек кызны алып төшкәннәр.

Балага медицина ярдәме кирәк булмаган, ул әнисенең бер тәүлек элек ишекне бикләп чыгып китүе турында сөйләгән. Хатын-кызга карата ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәү турында административ беркетмә төзелгән.

https://vatantat.ru/2022/08/89041/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев