Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Паспорттан башка зәркән эшләнмәләрен сатып алу тәртибе үзгәрде

Россия Президенты Владимир Путин зәркән эшләнмәләрен паспорттан башка сатып алу бәясен арттырды.

Гражданнар идентификациясез кулдагы акча белән 60 мең сумга кадәр, ә банк картасы белән 400 мең сумга кадәр зәркән эшләнмәләре сатып ала алалар. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости яза.

Элек физик зат тарафыннан кыйммәтле металлдан һәм кыйммәтле ташлардан 40 мең сумнан артмаган зәркән әйберләре сатып алырга мөмкин булган. Банк картасы белән түләгән вакытта 200 мең сумнан артык булмаган очракта идентификация таләп ителмәгән. Закон әлеге чикләрне кулдагы акча белән – 60 мең һәм банк картасы белән түләгәндә 400 мең сумга кадәр арттырды.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

https://ru.freepik.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев