Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пионерия хәрәкәтенә 100 ел: райондашларыбыз хатирәсе

19 май көнне кызыл галстуклар тагып, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәр пионер күңелендә иң якты көн булып истә калган.


Быел – пионерия хәрәкәтенә 100 ел. 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә.  Әлеге дата якынлашкан көннәрдә райондашларыбыз күңелендәге хатирәләрне яңарттык.

Сугышлы мәктәбеннән укытучы Фәния Әхмәтова редакциягә 1976 елның 19 маенда Шөгер стадионында иң актив пионерлар белән төшкән фотография җибәргән. Фәния Әнвәровна 1975-1985 елларда штаттан тыш пионервожатый вазыйфасын алып барган. “Ул елларда  яшь буынга әхлакый, хезмәт, патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелде. Төрле юнәлешләрдә алып барылган чараларда һәр укучы актив катнашып, үзенең чын пионер икәнлеген раслый иде. Мәктәп музеенда шушы елларда ясалган альбомнар шактый зур урын алып торалар. Ел саен үткәрелә торган Слётта Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге дружина «Алгы сафта баручы дружина» исеменә лаек булып, Мактау лентасы белән бүләкләнеп килде һәм бу лента дружина байрагына элеп куела иде”, - дип искә ала Фәния Әхмәтова.

Фтографиядәге балалар – хәзер инде олыгаеп бара торган кешеләр. Ул елларда башлап җибәрелгән экологик юнәлештәге экспедиция «Туган ягым – яшел бишек» хәзер дә Сугышлы мәктәбендә уңышлы дәвам итә, ди.  “Барлык укытучыларны һәм шушы чорда укыган укучыларымны Пионериянең 100 еллык юбилее белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек телим”, - ди Фәния ханым.

Кирлегәч мәктәбе директоры Рәмзия Магизянова әйтүенчә, пионерия хәрәкәте – үзенә күрә бер мәктәп сыман булган. “Бердәмлеккә өйрәтте, патриотик хисләр тәрбияләде пионерия. Тантаналы сборлар, быргы кычкыртулар, барабан кагулар – шундый дулкынландыргыч мизгелләр булып истә калган. Кызыл галстук – кадерле атрибутика иде. Мәктәп линейкасында галстукларны барлап чыгалар. Ул чиста, үтүкләнгән булырга тиеш.  Отрядлар герой-пионер исемнәрен йөртә иде. 8 февральдә герой-пионерлар көнен билгеләп үттек, алар – горурлык, үрнәк булдылар”, - дип искә ала Рәмзия Салиховна.

Ул Пионерия көнен спорт ярышлары белән күңелле итеп уздыруларын да сөйләде. Кирлегәч авылында яшелчәлек урыны булган икән, шунда укытучылар, мәктәп балалары барып, казаннарда балтырган ашлары пешереп ашаганнар, күңелле стартлар да, спорт уеннары оештырганнар.

Тулырак: "Заман сулышы" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X