Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск музее начар ишетүчеләр һәм ишетмәүчеләр өчен экскурсия үткәрергә әзерләнә

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре ишарәләр белән аңлату буенча өстәмә курсларда булган.

 

 

Хәзер музей начар ишетүчеләр һәм ишетмәүчеләр өчен экскурсия үткәрергә әзерләнә.

"Сезнең янәшәдә шундый кешеләр булса, яки танышларыгыз арасында булса, рәхим итеп безгә килсеннәр", - дип хәбәр итә музей.

Туган якны өйрәнү музее экспонатларга бай. Экскурсиядә бик күп кызыклы мәгълүмат булачак. Халык костюмнары, халык традицияләре, нефть промышленносте, Бөек Ватан сугышы солдатлары турында сөйләячәкләр.

Экскурсия якынча 10 декабрь тирәсендә була.

Музейның электрон адресы: : lkm_leninogorsk@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: 5-05-91 , 8917- 865- 10 - 55.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев