Районда яшь кыз үлеменә китергән авариянең нечкәлекләре билгеле булды
Шимбә көнне булган авариянең кайбер мәгълүматлары билгеле булды
Без моңарчы юл-транспорт һәлакәте турында язган идек.
2 сентябрь көнне 18 яшьлек кыз "Лада 219010" автомашинасында Керкәле авылыннан Шөгергә таба хәрәкәт итә торган булган. 13 сәгать 40 минутлар тирәсендә ул каршы як полосага чыга һәм ГАЗ-33032 автомашинасы белән бәрелешә. ГАЗ автомобиле руле артында 36 яшьлек Бөгелмә кешесе була.
Нык бәрелешү аркасында яшь кыз урында ук һәлак була. Ир-ат тән җәрәхәтләре Бөгелмә хастаханәсенә озатыла. Аның янында утыручы 34 яшьлек пассажир зыян күрми. Барысы да куркынычсызлык каешы белән каптырылган була.
Һәлак булган кыз Иске Иштирәк авылында яшәгән, Казан энергетика университетының береенче курс студенткасы булган.
Мартта аңа 18 яшь тулган, аннары ул "права" алган. Лениногорск автомәктәбендә укыган. ЮХИДИ бүлегендә әйтүләренчә, бәлки үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - аның машина йөртү стажы чагыштырмача аз булуына бәйледер.
http://leninogorsk-rt.ru/news/sobytie-nedeli/stali-izvestny-podrobnosti-smertelnoi-avarii-v-leninogorske
фото: ГИБДД Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев