Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда малларда инфекцион авыруларны юк итү буенча ведомствоара өйрәнүләр узды

Бүгенге көндә Лениногорск районы малларына һәм кошларга куркыныч авырулар янамый, әмма вирусларны күрше төбәкләрдән кертү куркынычы саклана. Бу хакта Лениногорск районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов хәбәр итә.

«Дуңгызларда Африка чумасы, кош гриппы, тилчә, бруцеллез, нодуляр дерматит, Себер түләмәсе һәм башкалар кебек авыруларны кертү куркынычы һәрвакыт бар, уяулыкны югалтырга ярамый. Күрше төбәкләрдә — Марий Эл, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә кош гриппы очраклары әледән-әле теркәлеп тора», — ди Рашат Әхмәтов.

Кош гриппының шактый артуын исәпкә алып, «Акчарлак» айлыгы игълан иткәннәр. Айлык аеруча куркыныч авыруларны булдырмауга юнәлдерелгән. Райондагы ветеринария белгечләре халык белән дә, хуҗалыклар, фермерлык хуҗалыклары белән дә тыгыз эшли. Алар кошчылык предприятиеләренә кош-кортны ябык режимда тотарга, шулай ук башка ветеринария таләпләрен үтәргә тәкъдим итәләр.

«Кошлардагы А гриппы вирусы кайберләре кешеләргә дә зыян китерә һәм аларда төрле дәрәҗәдәге авырулар китереп чыгара. Вируска бирешүче секторлар булып шәхси йорт хуҗалыклары һәм вак фермер хуҗалыклары тора. Грипп вирусын кертмәү һәм инфекция таралуны булдырмау, кешедә кошлар гриппы вирусы йоктыруны профилактикалау максатыннан кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, әйтик, йорт кошларының кыргый һәм синантроп кошлар белән элемтәгә кертмәскә, йорт кошларын ачык сулыклардан су эчертмәскә кирәк», — ди Рашат Хамитович.

Ветеринария берләшмәсе начальнигының урынбасары, берләшмәнең эпизоотология белгече Валерий Ефаров әйтүенчә, районда кош гриппын контрольдә тоту өчен ветеринария белгечләре тарафыннан көз һәм яз айларында йорт кошларыннан проба алына һәм шушы елның 8 августына булган мәгълүматка караганда, нәтиҗәләр тискәре.

Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсе 1 августтан көзге эпизоотиягә каршы чараларга кереште.

Районда инфекцион авыруларны юк итү буенча ведомствора өйрәнүләр узды. Анда ветеринария хезмәте, гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре, полиция һәм биологик ресурслар комитеты вәкилләре катнашты.


Котыру чире буенча да уяулыкны сакларга кирәк, аны булдырмау максатында, ветеринарлар эт-песиләргә бушлай вакцинация ясыйлар. 2-70-04 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була., - ди Рашат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев