Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашыбыз Гөлия Сахауваның көне уллары турында уйлаудан башлана

Ике улы да махсус хәрби операциядә хезмәт итә.

Иске Иштирәктән Гөлия Сахаува – чын геройлар үстергән әни. Аның көне уллары турында уйлаудан башлана, йокларга ятканда  “Улларым берүк исән-сау булсыннар” дип тәмамлана.  

2022 елда илебездә мобилизация башлану белән 1995 елгы Ильмир һәм 1997 елгы Ильсурга повестка килә. Әлбәттә, егетләр илдә шундый хәл барганда, тиз арада җыенып, Ватанны якларга, сакларга чыгып китә. Менә 2 ел дәвамында бурычларын намус белән үтиләр. 

Ильмир «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре, Жуков медале белән бүләкләнгән. Күптән түгел исә тагын бүләкләнгән. Ильмирның исән-имин кайтуын гаиләсе: хатыны Рита, кызы Ләйлә (8 яшь), улы Әмир (3 яшь)  көтә.

Илсур «Хәрби  бердәмлекне ныгыткан өчен» медале белән бүләкләнгән. Аның исән-имин кайтуын гаиләсе: хатыны Мария, кызы Азалия (5 яшь)көтә.

Җәй аенда ике бертуган отпускта очрашып-күрешкәннәр.  

«Әле янымда игезәк улларым бар, Илназ һәм Инсаф. 8 класста укыйлар. Кызым Гөлгенә Әлмәттә яши, ире белән кыз үстерәләр”, - ди Гөлия Рөстәм кызы. 

Ул үзе “Бәкер” шифаханәсендә эшли.  «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнгән.

Гөлия ханымның уллары һәм башка ир-егетләр МХОдан исән-имин кайтсын.
 

фото: гаилә альбомыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев