Районның Тимәш авылында яшәүче Котлахмәтовлар йорт тирәсен әкият бакчасы иткән
“Терәлеп торган күршеләреңнең уңган-булдыклы, бөтен тирә-юньне гүзәллеккә төреп яшәргә омтылулары өстенә, тормышта терәк һәм киңәшче булулары – әйтеп бетергесез кыйммәтле нәрсә ул”,- диләр Кадрия һәм Әнәс Котлахмәтовлар гаиләсе турында аларның күршеләре. Аларның йорт тирәсен әйләндереп алган, серле итеп үзенә дәшеп торган әкият бакчалары турында да, башлап алар хәбәр итте.
Ни генә юк бу бакчада: купшы мөгезен тырпайтып, иске газ камфоркаларыннан ясаган күзләрен уйнатып, ал ефәк телен чыгарып үртәп торучы Шүрәле, пар ябалаклары белән бергә кергән-чыккан кешеләрне күзәтеп торучы Убырлы карчык, аккошлар, ләкләкләр. Кыскасы, чын әкият бакчасында ни булырга тиеш, барысы да бар. Бу могҗизаны йорт хуҗасы Әнәс Вәли улы үз куллары белән тудырган, әмма тормыш иптәше Кадрия ханымның да бу эштә үзенә ярдәм итеп, рухландырып торуы турында чын күңеленнән уртаклаша: “Минем күңелемдә әллә нинди фантазияләр бар, кайвакытта артыгын да ясап куям. Тормыш иптәшем кайчакта орышып та куя, әмма ясаган әкият геройларын бергәләшеп килешле урынга урнаштырабыз. Икебезгә дә күңелле, балалар –оныклар да шат”,- ди ул.
Кадрия Вафа кызы һәм Әнәс Вәли улы Котлахмәтовлар, тормышның ачысын-төчесен татып, бик күп югалтулар кичергәннән соң, моннан ун еллар элек бергә гаилә корып яши башлаганнар. Икесенең дә тормыш иптәшләре вафат булгач, балалары белән калганнар. Язмыш аларны бер түбә астына җыйган. Бүгенге көндә икесенең дә балалары, оныклары, оныкчыклары, бик якын итеп, аларның җылы куышына кайтып, китеп йөриләр.
Әнәс Котлахмәтов тумышы белән Зәй-Каратайдан. Шушы авылда мәктәпне тәмамлаганнан соң, 17 яшьлек егет Архангельск якларына юл тоткан. “Туганнан туган абый шул якларда бораулаучы мастер булып эшли иде. Мин дә аның янына, геофизика эшенә урнаштым. Аннан армия сафларында хезмәт итәргә киттем. Мине шул вакытларда ук кул эшләре белән мавыктым. Хәрби хезмәт вакытында төрле уку сәгатьләре өчен күрсәтмә материаллар ясап куя идем. Күрсәтмә материал булгач, өйрәтүчегә дә, өйрәнүчегә дә җайлырак була иде,- ди Әнәс Вәлиевич. - Мине армиядә “Плюшкин” дип йөртәләр иде. Кайда, нинди тимер ятканын күрсәм, шул минеке, элек ул тимер-томыр теләсә кайда аунап ята иде бит. Хәзер генә төсле металлга тапшыралар. Мин алардан ни дә булса әмәлләп, ясап куя идем. Зәй-Каратай мәктәбендә укыганда бездә мастерскойлар яхшы иде. Хезмәт һәм физика дәресләрен яраттым, укытучыларым Шат абый Рафиков һәм Хәмит абый Әхмәтҗановны хәзер дә хөрмәт белән искә төшерәм”.
Армия сафларында хезмәт иткәннән соң ул Лениногорскига әйләнеп кайткан. Нефтьчелек эше гөрләп торган туган ягында, билгеле инде, электән таныш, яраткан эшенә урнашкан. Лениногорск нефть техникумын тәмамлаган. Үзе эшләгән “Татнефтебитум” идарәсе ябылганчы шушында хезмәт куйган. Алга таба эшен Бөгелмә фәннни-техник идарәсендә, шулай ук геофизика юнәлеше буенча инженер буларак дәвам иткән. Лаеклы ялга чыканнан соң да әле берничә ел эшләгән.
Кадрия ханым Урмышлы авылында туган. Кызганыч, аңа әни назы күреп үсү насыйп булмаган, биш яшьлек чагында әнисе вафат булган. “Әни үлгәндә олы абыем Әбрар армиядә, Германиядә хезмәт итә иде. Әнине җирләргә ул кайта да алмады. Сигезенче сыйныфта укыган чагымда әтиебез дә вафат булды. Без күбәү идек, безне шул олы абыебыз Әбрар карап үстерде инде”,- ди Кадрия ханым. Олыгайгач та алар тату итеп аралашып яшәгәннәр, Әбрар абыйсы Миңлебай станциясендә гомер иткән, Кадрия ханымның кыз туганнары Әлмәт якларында яшиләр.
Котлахмәтовларның үз сүзләре буенча, аларны Тимәшкә җир һәм аңа булган мәхәббәт картып китергән. Чиләгенә күрә, капкачы дими, ни дисең?! Җир, иҗат һәм әкияткә гашый ике кеше, олыгая төшкәч булса да очрашып гаилә корганнар. “Мин төрле сыннар, тимердән бакча эшләре өчен кирәкле – бәрәңге утырту, төбен йомшарту, аңа су сибү җайланмалары ясыйм, ә тормыш иптәшем чәчәкләр ярата. Оныклар да бик шат, алар өчен бакчаның бер өлешенә үлән генә чәчеп, тагын атыну урыны ясап куйдык. Минем янда гаражда тимер-томыр арасында да рәхәтләнеп кайнашалар. Намаз вакыты җиткәч тә, миннән калышасылары килми, янәшәмә килеп басалар,”- ди Әнәс Котлахмәтов. Шунысын да әйтеп утәсе килә, әлеге бабаларын хушлары китеп яратучы оныклар – Кадрия ханымның балаларының балалары.
Авыл хуҗалыгы, җир эшләре техникасына килгәндә, Әнәс Вәлиевич тормыш иптәше Кадрияне дә аның белән идарә итәргә өйрәткән. “Машина йөртергә генә өйрәтә алмадым,- ди ул шаяртып,- хәер, әле анысына да вакыт бар”.
Әнәс Вәлиевич барлык үз кулы белән ясаган нәрсәләрен күршеләре белән дә уртаклаша. “Әнәс абый белән Кадрия апа миңа әти-әнием шикелле. Мин чит якларга китеп эшлим, балаларым зурлар булса да, аларны да, йортымны да, күршеләремә ышаныч белән калдырып китәм. Алар кебек күршеләрем булуына шатланып туя алмыйм. Тыныч күңел белән эшкә китәм, сагынып кайтам үзләрен”, - ди күршеләре Лилия Нуретдинова.
Районыбызның Тимәш авылында, әкият бакчасы белән уратып алынган йортта яшәүче Кадрия һәм Әнәс Котлахмәтовлар, чын мәгънәсендә ут күршеләр. Элекке заманнардан килгән гадәт буенча күршеләре утлы күмер алырга кермәсәләр дә, аларның күңел җылысын тоеп, татулыкта гомер итәләр.
"Без күп еллардан бирле күршеләр булып яшибез. Минем аларга кермичә калган көнем юктыр, мөгаен. Кешенең менә шундый сәләтен, талантын башкалар да күрергә тиеш. Юкка гына дөньяны матурлык саклый димәгәннәр, бу бит йөз- кыяфәтнең матурлыгы гына түгел, кешенең уе, гамәле, яшәү рәвеше матур булырга тиеш. Шундый күршеләрем булуы белән горурланам. Алар киңәшләре белән дә, эшләре белән дә ярдәмгә һәрвакыт әзер кешеләр. Әнәс Вәлиевич тирә-күршеләренең нәрсәсе генә ватылса да , “ялт” иттереп төзәтеп куя, Кадрия ханым бөтен күршегә киңәшче һәм күз-колак, матур яшибез,"- ди аларның күршеләре Хәниф Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев