Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Рамилә Мөхәммәдиева: «Бүген Лениногорскида хроник вируслы В гепатитын йөртүче 128 кеше исәптә тора»

Бүген Лениногорскида хроник вируслы В гепатиты белән 105 авыру һәм бу вирусны йөртүче 128 кеше исәптә тора.

Әлеге саннарны Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итте.

Бүген – 28 июльдә Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне. Ул быел “Сез уйлаганнан да якынрак” темасы буенча уза.

"Әйе, гепатитның берничә төре бар, аларның йоктыру механизмнары да аз түгел. Юылмаган җиләк-җимеш, кан салу, стериль булмаган шприцлар куллану аша йоктырырга мөмкин, шуңа күрә профилактика чараларын үтәү бик мөһим», - ди Рамилә Мөхәммәдиева.

Бүгенге көндә хроник вируслы гепатит белән авыручы 105 лениногорскилы исәптә тора, бу вирусны йөртүче 128 кеше теркәлгән. Моннан тыш, 241 кешедә хроник С гепатиты ачыкланган, шулай ук 207 кеше әлеге инфекцияне йөртә.

“Гепатитның иң начар нәтиҗәсе – хроник формага күчү. Хроник вируслы гепатитлар акрынлап цирроз һәм бавыр яман шеше үсешенә китерә, бавырның төп функцияләре бозыла, шул исәптән организмга эләгә торган токсик матдәләрне зарарсызландыра”, - ди Рамилә Харрасовна.

Хәзерге вакытта вируслы гепатитларның 6 төрен билгелиләр: А,В,С,D,E,G гепатитлары. Беренче төркемгә А,Е гепатитлары керә, аларның йоктыру механизмы энтераль (ашказаны-эчәк тракты аша) - эчә торган су, яшелчә, җиләк-җимеш, куллар аша йоктырырга мөмкин. Икенче төркемгә В,С,D,G гепатитлары керә – зарарланган кан салганда, стериль булмаган шприцлар белән инъекцияләгәндә һәм җенси контактларда йогышланырга мөмкин.

А,В,С,D,G, Е гепатитын профилактикалау чаралары: 

- инъекция ясаганда бер тапкыр кулланыла торган шприцлар кулланырга кирәк. 
- чит кешенең маникюр кирәк-яраклары, кырынгычлар, теш щеткалары, сөлгеләр һәм шәхси гигиенаның башка әйберләре белән файдаланмаска
- барлык косметик процедураларны: татуировкаларны, пирсингларны, колакларны тишүне бары тик әлеге эшчәнлеккә лицензиясе булган медицина учреждениеләрендә яки косметик салоннарда гына башкарырга кирәк

- татуировка ясау яки тире япмаларын зарарлау белән бәйле башка косметик процедура үткәрү алдыннан белгечнең бер тапкыр кулланыла торган инструментлар куллануына һәм кирәкле дезинфекция чараларын үтәвенә инанырга кирәк. 

-    А, Е гепатитларын профилактикалау максатында шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, яхшы сыйфатлы эчә торган су һәм азык-төлек продуктларын кулланырга кирәк. Әлеге төр гепатит белән авыруны “Пычрак куллар авыруы” дип тә йөртәләр.

 

Белгеч фикере
Рамилә Мөхәммәдиева, Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы: 

    - В вируслы гепатитын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы булып вакцинация кала. Ул 95 процент нәтиҗәле һәм бавыр яман шешенә каршы беренче вакцина булып тора. 1996 елдан ул мәҗбүри профилактик прививкалар календаренә кертелгән. 1 яшькә кадәрге барлык балаларга һәм 55 яшькә кадәрге өлкәннәргә өч этапта үткәрелә. Лениногорскида туганнан алып 17 яшькә кадәрге балаларның В гепатитына каршы профилактик иммунизациясе 99,5 процент тәшкил итә. Прививкаларны үзәк хастаханә поликлиникасында ясатырга була.
    

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев