Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Республика көне белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар! Чын күңелдән Сезне Республика көне, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне белән котлыйм!


30 августта Татарстан халкы Республика көнен билгеләп үтә. Ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, тырышлыгын һәм һәркемнең туган ягын яратуын аңлата.    Республика халкының хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәненә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә хөрмәте бүгенге көнгә һәм киләчәккә өмет уята.


Республикага ышаныч, югары бәя, эре компанияләрнең Татарстан Республикасында эшләргә теләве – безнең сәясәт һәм идарә итүне, планнарны тануны аңлата.  Тупланган тәҗрибә, икътисад уңышлары, милләтара килешү, республика җитәкчелегенең югары социаль җаваплылыгы, шәһәр һәм район халкының хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә, республика ышанычлы рәвештә алга бара.


Бүген без икътисадка инвестицияләр җәлеп итү, заманча производстволар һәм эш урыннары булдыру, югары технологияле компетенцияле профессиональ кадрлар әзерләү буенча зур эш алып барабыз. Промышленность һәм авыл хуҗалыгы тармакларын модернизацияләү, торак һәм юллар салу, иҗтимагый инфраструктурага инновацион технологияләр кертү Татарстанның динамик социаль-икътисади үсешен тәэмин итә. Социаль программаларны гамәлгә ашыруга җитди игътибар бирелә.

Безнең районның икътисады һәм үсеше нефть һәм газ тармагы белән бәйле. Әлеге һөнәр ияләренең киеренке хезмәте, югары җаваплылыгы нәтиҗәсендә Лениногорск яшәү, уку, эшләү, балалар һәм оныклар тәрбияләү өчен уңайлы заманча шәһәр булып тора.
Лениногорскиның нефть тармагы Татарстанның нефть предприятиеләренең башлангычы булып тора. Безнең төбәктә нефть ятмаларының табылуы күп һөнәр ияләре: геолог, бораулаучы, төзүче, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен күмәк эшкә – юллар төзү, промышленность һәм социаль мөһим объектлар төзелешенә берләштерә.

Сезгә фидакарь хезмәтегез, катлаулы бурычларны да чишә белүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Нефть-газ комплексы ветераннарына аерым хөрмәтемне җиткерәм. Нәкъ менә сезнең үрнәк, сез салган традицияләр бүгенге нефтьчеләрне яңа үрләргә этәрә.   
Хөрмәтле дуслар, чын күңелдән сезгә эшегездә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.
 

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев