Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район кырларында тиздән чәчү төгәлләнәчәк

Район аграр хуҗалыклары тиздән язгы чәчү эшләрен төгәлләячәк. 25 май көненә булган мәгълүматка караганда, чәчү 84 процентта башкарылган.

Шуның 79 проценты язгы бөртекле культураларга туры килә. Борчак, вика чәчеп бетерелгән, хәзерге вакытта язгы бодай, арпа, солы, май өчен көнбагыш чәчәләр.


Кайбер хуҗалыклар язгы чәчүне төгәлләде. Әйтик, “Кузнецов И.Н” , “Ипеев В” фермерлык хуҗалыклары, “Союз-Агро”ның Зеленогорский бүлекчәсе. “Маркс”, “Август-Лениногорск”, “Ганиев И.М”, “Галимов И.Н”, “Сатурн-Урал” предприятиеләренә финишка килеп җитәргә күп калмады.

Быел чәчүгә яңгырлар комачаулады, шуның белән озакка сузылды. Ләкин яңгырга үпкәләргә түгел, чөнки корылыктан да интеккән вакытларыбыз булды. 

Малларны тукландыру өчен берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы чәчелеп беткән, безнең районда ул 3 мең 107 гектарда чәчелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев