Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәеновның Әниләр көне белән котлавы

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр һәм әбиләр!

Сезне чын күңелдән иң җылы һәм  якты бәйрәмнәрнең берсе -Әниләр көне белән котлыйм!

 Бу дулкынландыргыч бәйрәм иң якты һәм җылы хисләр белән тулы. Бүген без мәхәббәт, бетмәс-төкәнмәс игелек, рухи юмартлык һәм кайгыртуны гәүдәләндерүче хатын-кызларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез. Безгә  Һәр яшьтә сезнең ярдәмчеллегегез, игътибарыгыз һәм зирәк киңәшләрегез кыенлыкларны җиңәргә булыша, үз көчебезгә ышаныч бүләк итә.

Сез безнең районның актив кешеләре, хезмәт, иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашуыгыз белән  бергә, аналык вазыйфаларын да  уңышлы башкарасыз. Шул ук вакытта сез игелекле, сөйкемле һәм мөлаем булып каласыз!

Бу көнне Лениногорск районының барлык әниләренә, бигрәк тә күп балалы аналарга, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга икенче әни була алган хатын – кызларга, фидакарьлек, сабырлык һәм зирәклекләре өчен тирән рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Өйләрегездә һәрвакыт бәхет һәм шатлык яшәсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сәламәт булсын, барлык хыял һәм теләкләрегез тормышка ашсын. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек телим, һәр көн сезнең өчен соклану һәм мәхәббәт сүзләре яңгырасын, ә балаларыгыз сезне уңышлары белән куандырсын, сезгә кайгыртучанлык һәм наз бүләк итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев