Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов Россия көне белән лениногорскилыларны котлый

Бердәмлекне, илебез бөеклеген һәм бәйсезлеген чагылдырган бәйрәм белән!

 

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы, кадерле якташлар! Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! Бу бәйрәм милли бердәмлекне, илебезнең бөеклеген һәм бәйсезлеген чагылдыра.

Бүген һәркайсыбыз Россиянең төп көче ул анда яшәүче халык икәнлеген аңлыйбыз. Без шуңа инандык: безнең язмыш үзебезнең кулларда, безгә тагын бик күп тапкырлар тарих дәресләрен барларга, шулардан нәтиҗәләр ясарга һәм ватаныбызның гасырлык традицияләрен саклап, аларны арттырып, үз хокукларыбызга һәм вазыйфаларыбызга җаваплы карарга кирәк.

Безнең район бөтен илебез белән бер ритмда яши. Үз белемебезне һәм көчебезне район һәм Татарстан үсешенә юнәлтеп без бөек Россияне булдыруга өлеш кертәбез, чөнки илнең көче һәм дәрәҗәсе регионнарның уңышы һәм хезмәтеннән башлана.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Үзенең көндәлек тырышлыгы белән район үсешенә өлеш керткән, иҗтимагый тормышта актив булган һәркемгә рәхмәтемне ирештерәм. Сезнең энергия һәм эш сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз киләчәктә дә Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсә иде!

Россия көне белән! Сезгә исәнлек, игелек һәм иминлек телим!

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев