Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришвәт бирү буенча "кара исемлек" тә лениногорскилылар да бар

Тугыз ай эчендә Татарстанда сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә коррупцион юнәлештәге 246 җинаять теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин белдерде. Мисалларга килсәк, Яр Чаллыда арадашчы, II төркем инвалидлык алу өчен, медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләренә...

Тугыз ай эчендә Татарстанда сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә коррупцион юнәлештәге 246 җинаять теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин белдерде.
Мисалларга килсәк, Яр Чаллыда арадашчы, II төркем инвалидлык алу өчен, медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләренә 52 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә. Төрле төркем инвалидлык алу өчен ришвәт бирү очраклары буенча "кара исемлек"тә шулай ук Лениногорск, Чирмешән районнары бар. Ринат Акчурин тикшерү барышында барлыгы 1 млн 257 мең сум күләмендә ришвәт акчасы белән бәйле 45 эпизод ачыкланганын әйтте. Суд карарлары нигезендә барлык фигурантлар үз җәзасын алган.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев