Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор белгече коронавирусның балыктан күчәргә мөмкин булуын әйткән

Балык үзе ковид белән беркайчан да чирләми. Ләкин продуктны коронавируслы кеше чистартып, савытларга тутырган икән, чир аннан балыкка йогып калырга мөмкин. Роспотребнадзор белгече Александр Семенов шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Кытайда хәтта балыклардан да ПЦР-тестлар ала башлаганнар икән, дигән хәбәрне ул шулайрак аңлатып үткән.

Аның әйтүенчә, балык үзе коронавирусны берничек тә йоктыра алмый. Чир таратмый. Ә менә диңгез продуктлары белән эшләүче хезмәткәр сырхаулый икән, продуктка вирусны бик җиңел генә ияртергә мөмкин ул.

Гомумән алганда, чир асылда һава аша иярә.

Сүз уңаеннан, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек киеп йөрергә киңәш итте.

https://vatantat.ru/2022/08/90145/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев