Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә ятим балаларга икенче тапкыр бушлай яңа һөнәри белем алу мөмкинлеге булдырылачак

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына ятим балалар өчен түләүсез кабат һөнәри белем алу мөмкинлеге бирә торган закон проектын кертте.

 

 Бу документ Дума электрон базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Закон проектында үзгәрешләр бу балаларга һәм алар арасыннан эшче һөнәре буенча белем алганнарга, җитештерү ихтыяҗларын, һөнәри эшчәнлек төрен исәпкә алып, эшче һөнәрен яисә хезмәткәр вазифасын үзләштерү максатларында түләүсез кабат һөнәри белем алу мөмкинлеген бирү каралган», диелгән проектка аңлатмада.

Аңлатма авторлары сүзләренчә, мондый категориягә ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, физик мөмкинлекләре чикле ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар керә.

Шулай ук бу категориягә керүчеләргә «уку әдәбияты һәм язу кирәк-яраклары, шулай ук кабат белем алуның бөтен чоры дәвамында айлык пособие» билгеләү тәкъдим ителә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев