Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Халык фронты pobeda.onf.ru порталын тәкъдим итте

Портал ЛДНР хәрбиләренә Донбасс азатлыгы өчен көрәштә ярдәм итү өчен булдырылган.

 

Һәр россияле җиңү өчен нәрсә эшли ала – Халык фронты pobeda.onf.ru  порталны тәкъдим итте, анда ЛДНР хәрбиләренә Донбасс азатлыгы өчен көрәштә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында хәбәр ителә.

"Берничә көн элек без Донбасс хәрбиләренә ярдәм итү өчен акча җыю буенча акцияне тәкъдим иттек. Бу вакыт эчендә без күп төрле ярдәм алдык, безгә дистәләгән коптер һәм башка кирәкле әйберләр китерделәр, бер өлешен без инде озаттык. Җыеннарның беренче кураторлары хәрби корреспондентлар булды" - ди Халык фронты башкарма җитәкчесе Михаил Кузнецов.

"Барыгызны да  pobeda.onf.ru сайтына чакырам. - сезгә якын булган җыенны яки кураторны сайлагыз, кирәк булган әйберләрне халык фронтының якындагы бүлегенә тапшырыгыз, йә сезгә уңайлы булган теләсә кайсы ысул белән акча күчерә аласыз. Җыен ябылган вакытта куратор әйберләрне ЛНР яки ДНР хәрби частенә алып киләчәк һәм сез отчетны да күрә аласыз", - ди ул.

Проект кысаларында Халык фронты хәрби комиссарлар, блогерлар һәм танылган кешеләр эшчәнлеген системалаштыра һәм киң колачлый, гражданнарның иганәләрен җыя, дефицитлы товарлар сатып ала, мәгълүмати ярдәм күрсәтә, логистик чылбырлар оештыра, финанс үткәргечләренең куркынычсызлыгында ярдәм итә. Проектның партнеры- ПСБ банкы акча йөрешенең   үтә күренмәлелеген тәэмин итә.

Портал шулай ук Донбассның тыныч тормышта яшәүче  халкына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә: кешеләргә азык-төлек, хуҗалык-көнкүреш, балалар җыелмалары, медикаментлар кирәк. Порталда ярдәм формасын һәм аны кайсы шәһәргә җибәрергә була икәнен сайларга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев