Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрнең артуын өч айга туктатып торырга мөмкиннәр

Россиядә шикәр комы һәм көнбагыш маена сатып алу һәм ваклап сату бәяләрен фиксацияләргә мөмкиннәр. Мондый чараның 2021 елның 1 гыйнварыннан алдагы өч айга кабул ителүе ихтимал.

Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Көнбагыш мае бәяләрен – 95 һәм 110, шикәр бәясен 36 һәм 45 сум билгесендә фиксацияләргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» газетасына азык-төлек бәяләрен тотрыклыландыру мәсьәләсе буенча берничә ведомство (Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы, Икътисади үсеш министрлыклары, Монополиягә каршы федераль хезмәт) катнашында узган киңәшмәләрдә катнашучы чыганаклардан билгеле булды. Ул компанияләр арасындагы килешү рәвешендә теркәлер дип көтелә.

Җитештерүчеләрне мондый эш форматы канәгатьләндерә, дип белдерде Россия Май берлегенең башкаручы директоры Михаил Мальцев. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта компанияләр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр (аларның табышлылык нормасы 300 процент тәшкил итә) һәм сәүдә челтәрләре (алар бәяләрне 50 процентка арттыра) арасында «кысылып» калган.

Татарстанда исә көнбагыш маена бәяләрнең артуын федераль чаралар хисабына туктатып торырга ниятлиләр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев