Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиялеләргә банк счетлары, шәхси мәгълүматларны саклау серләре хакында сөйләделәр

Электрон җайланмаларның эше акрынаю, экранга чыккан хәбәрләр яки баннерлар, парольне керткән вакыттагы кыенлыклар һәм антивирус сигналлары хакерлар һөҗүме хакында сөйләргә мөмкин.

Россиялеләргә, үзләренең банк счетларын һәм шәхси мәгълүматларын кибермошенниклардан саклау өчен, социаль челтәрләрдә аралашкан вакытта сак булырга, интернетта үзең турында артык мәгълүмат бирмәскә, үз акчаларың белән идарә итү өчен аерым гаджеттан файдаланырга кирәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россельхозбанк экспертларына сылтама белән хәбәр итә.

«Социаль челтәрләр, мессенджерлар, форумнарда аралашканда, төрле анкеталар тутырганда һәм сораштырулар вакытында сак булыгыз. Үз вазифагыз турында реаль яки виртуаль танышларыгызга сөйләмәгез, бу хакта интернетта мәгълүмат урнаштырмагыз», - дип киңәш итә экспертлар.

Шулай ук шикле хатларны ачмаска кирәк – фишинг әле һаман да челтәргә зарарлы код үтеп керүдә төп канал булып тора. Шикле флешка һәм дискларны да кулланмавың хәерле, дип өсти алар.

«Банкның шәхси кабинетына керә торган компьютердан чит сайтларны ачмагыз», - дип киңәш итәләр Россельхозбанкта.

Ниһаять, экспертлар үзегезнең электрон җайланмаларыгызга игътибар итәргә куша. Аларның эше акрынаю, экранга чыккан хәбәрләр яки баннерлар, парольне керткән вакыттагы кыенлыклар һәм антивирус сигналлары хакерлар һөҗүме хакында сөйләргә мөмкин.
 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев