Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиялеләргә киләсе кышта һава торышы рекордларын вәгъдә иттеләр

Климатолог Яблоков: Россиядә кышын табигый аномалияләр булуның ихтималы югары.

 

Белгеч сүзләренчә, климатның үзгәрүе атомфера процессларына җитди йогынты ясаганлыктан, һава торышын фаразлау елдан ел катлаулана бара. Соңгы арада метеорологлар зур кыенлыклар белән очраша, һәм һава торышын фаразлаганда ялгышуларда аларның гаебе юк, дип яза РИА Новости.

«Һава массаларында гадәти циркуляция үзгәрә, һәм, әйтик, Арктикада җылыну белән бәйле көтелмәгән процесслар һава торышына бик тә тәэсир итә ала», — дип аңлатты Яблоков.

Элек һава аномалияләре сирәк күренеш булган. Шуңа карамастан, киләсе кышта аларның булу ихтималы зур, дип дәвам итте ул.

«Без узган ел ахырында һәм бу елның башында булган кебек карлы, салкын кышны да, климат үзгәрүе аркасында очрый торган аномаль явым-төшемле һәм, киресенчә, 2019-2020 елдагы кебек карсыз кышны да көтә алабыз», — диде Яблоков.

Климатның гомуми тотрыксызлыгы аркасында, россиялеләр кышын температура рекордлары белән дә, нормадан ерак торган явым-төшемнәр белән дә очрашырга мөмкин, дип йомгак ясады ул.

 

https://tatar-inform.tatar/

http://alabuganury.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев