Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәсим Гәрәев - төзелеш тармагы остасы

Рәсим Муллович Гәрәев Лениногорск турында горурланып, бу – минем шәһәрем дип әйтә ала, чөнки ул аны төзүдә үзе катнашкан

 

 


50 елдан артык шушы шәһәрдә яшәп, балалар үстереп, матур гомер юлы узган Рәсим Гәрәев турында күп язарга була.

Шушы көннәрдә ул 88 яшен каршы алды, әлеге еллар аның өчен – тәҗрибә, тапкырлык, Ватаныңны ярату. “Балаларым, оныкларым бәхетле булса, мин дә бәхетле. Менә күптәнге хыялымны да тормышка ашырдым: әтинең, шулай ук  Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык авылдашларның исемнәрен ташта - һәйкәлдә мәңгеләштердем”, - ди ул.
Аның туган ягы – Әгерҗе районы, Сокман авылы. Бабасы колхозга иң беренчеләрдән булып кергән, колхозга ике атын, сыерын да тапшырган.

1941 елгы сугыш алар гаиләсен читләтеп үтми, әтисе авыл советы рәисе булып эшли торган була ул вакытта һәм 1941 елның октябрендә яу кырына китә. “Әтине һәм аның белән сигез авылдашыбызны иртән-иртүк озаттык, алар ике ат олавы белән безнең авылдан 50 чакрым ераклыктагы район үзәгенә китте, яңгыр ява иде”, - дип искә ала Рәсим Муллович. Киткәннәрдән бары берсенә генә исән-сау кайтырга насыйп була...

Яшьтәшләре белән бергә Рәсим абый кырда, ындыр табагында эшли. Соңга кадәр эшләп, әгәр һава торышы уңай булса, кырда салам эскерте эчендә кунарга да калганнар.
1948 елда җиде классны тәмамлагач, математикадан көчле булган Рәсимне ике айлык бухгалтерлар курсына җибәрәләр. Укып кайткач, бухгалтер ярдәмчесе була, кассир вазифасын да ышанып тапшыралар. 1950 елда фермага учетчик-бригадир эшенә күчә. Ике елдан соң армия хезмәте вакыты да килеп җитә.

Аларның хезмәт итү урыны безнең төбәктә туры килә. Биредә Ромашкин нефть ятмалары ачылгач, Татарстан нефте табу эшчәнлеге җәелгән вакытлар була. Солдатлар Писмянка станциясенә килеп төшә. Урамда кыш, ә  солдатлар палаткалар корып, шунда урнашалар.
-    Палаткада 12әү идек. Уртада мич – “буржуйка” тора, аны гел ягып торабыз. Без төзүчеләр өчен складлар һәм бараклар төзедек, алар илнең төрле якларыннан килделәр. Якшәмбе көнне хәрби эш буенча укулар узабыз, калган көннәрне эшләдек, - дип сөйли Рәсим Муллович.

1953 елда хәрби частьне тараталар, солдатларны  «ТатСпецСтрой» берләшмәсенең 1нче төзелеш идарәсенә күчерәләр. Паспорт биреп, 1955 елның декабренә кадәр эшләргә тиеш булалар. Менә шулай аның язмышы безнең төбәк белән бәйләнә, ул солдат хезмәтеннән соң моннан китми. Аның биографиясе белән безнең шәһәрнең төзелеш тармаклары нык бәйләнгән. «ЛениногорскНефтеСтрой»ны Түбән Камага урнаштыралар, күбесе шунда китә, ә Рәсим Муллович монда кала. Монда калучыларны Бөгелмәдә урнашкан 5нче трест составына кертәләр, Лениногорскида исә 38,49,61нче төзелеш-монтаж идарәләре оештыралар. 1981 елда барлык идарәләрне берләштергән трестны Лениногорскида оештыралар. Монда юл-төзелеш участогы да, күчмә механикалашкан колонна да, производство-техник комплектация идарәсе дә керә.

Рәсим Муллович башта төзелеш бригадасын җитәкли. 1963-1967 елларда мастер, прораб, өлкән прораб булып эшли. 1968 елдан 1998 елга кадәр – участок начальнигы. Аннан соң ун ел бораулау эшләре идарәсенең производство хезмәт күрсәтү базасы составында балалар бакчалары, чишмәләр, торак ремонтлары эшендә катнаша. Барлык, авылдагы эшләрен елларын да санап, ул 60 ел эшләгән, лаеклы ялга 2008 елда 75 яшендә китә.
Аның белән бергә эшләүчеләр Рәсим Гәрәевне предприятие җитәкчелеге алдында үз фикерендә ныклы торды дип искә алалар, җаваплы объектка алынса, трестны да, заказчыларны да уңайсыз хәлгә куймаган.
-    Лениногорск буйлап йөргәндә, күп еллар элек без төзегән объектларны күрәм дә, шатланып куям, юкка төземәгәнбез бит, халыкка хезмәт итә, - ди ул.

Әлеге объектлар: тугыз катлы, шулай ук башка  торак йортлар, 10нчы мәктәп, үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы, “Лениногорский” шифаханәсенең яңа дәвалау-админитсратив корпусы, агропромышленность комплексы объектлары – кошчылык фабрикасы бинасы, читарту корылмалары, предприятие цехлары. Моннан тыш промышленность һәм авыл хуҗалыгы объектлары, мәктәпләр, бакчалар, хастаханәләр, торак йортлар Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт районнарында авылларда халыкка хезмәт күрсәтә. Горький өлкәсендә дә объектлар эшли. Рәсим Гәрәевнең тырыш хезмәте дәүләт дәрәҗәсендә дә тиешле бәяләнгән, ул өченче дәрәҗә  Хезмәт даны Ордены белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев