Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабантуйга Таһир Шәмсуаровтан шигъри күчтәнәч

"Татарлыкны саклый сабантуй"


 

Ә халкымда туйлар байтак минем,
Бәби туе, истә туган көн.
Һәрбер туен күңел түрләрендә
Саклый минем газиз милләтем!

Гасырлардан килгән бу бәйрәмне
Хәтереңә дустым, уеп куй.
Көтеп алган, җуелмаган мирас
Сабан белән бәйле сабантуй!

Ерак бабам эшсез торалмаган,
Җиккән атын, сыер, үгезен.
Тубал белән икмәк чәчкән җиргә
Кырда уздырган ул яз-көзен.

Хатын-кызлар әйе, айлы төндә
Урак урган кырда көнозын.
Ил язмышы ындыр табагында,
Төнлә генә күргән ул - кызын.

Көн җитмәгән безнең инәйләргә,
Күк йөзенә күптән ай кунган.
Таң атканда гына бәгырькәйләр
Арып-талып кайткан басудан.

Ач балама ризык булыр диеп,
Бер уч бодай алган бер көндә.
Ярамаган, кайнар күз яшьләрен
Азмы түккән салкын Себердә...

Ә халкымда туйлар байтак минем,
Үткәннәргә кайта бик еш уй.
Зарлы заман, әмма татар өчен
Изге булган беләм, сабантуй!

Кешелеккә дигән киеменнән
Елына бер чыккан ул өйдән.
Түфли түгел, юкә чабатадан
Сабантуйларында биегән!

Сабан туйсыз тора алмый авыл,
Йомыркасын җыйган, сөлгесен.
Төнлә кызлар кулъяулыклар чиккән,
Тиңсез бүләк-сөю билгесе!

Заманалар үзгә, ак күмәчле,
Мул табыннар ризык-нигъмәтле.
Рәхмәт әйтеп куйыйк өстәлләргә
Игенчеләр биргән икмәкне.

Сабаннардан килгән сабан туе
Бар милләтне бүген күр, дәшә.
Туганнар без, ак һәм кара тәнле
Безнең белән атлый, янәшә.

Юк, онытмый авыл тамырларын,
Тарихлардан килгән гамәл-уй.
Баш батырны тәкә көтә күптән,
Татарлыкны саклый сабантуй!..

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев