Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават Фәтхетдинов машинада начар йөрүче хатын-кызлар турында фикерен әйтте

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Галиәсгар Камал исемендәге театрның «ӘЛЕ…» проектының кунагы булды. Интервьюда ул ачыктан-ачык хатын-кызларның ике тибын ошатып бетмәвен белдерде.

 

Алар — рульдә начар йөрүчеләр һәм сүгенүче хатын-кызлар, дип аңлатты артист. «Ике нәрсә бар, мин яратмаган хатын-кыз — сүгенүче хатын-кыз һәм машинада йөри алмаучы хатын-кыз шофер. Бәреп үтерәсәм килә! Калган очракларда мин хатын-кызларны яратам», — дип уртаклашты ул.

«Миңа килгәндә, мин тәмәке тартмыйм бит. Беркайчан да сынап карамадым һәм моның нәрсә икәнен дә белмим. Мөгаен, сүгенү белән компенсацияләнә…», — дип сөйләде җырчы үзенең кимчелекләре турында.

«ӘЛЕ…» — интервью форматындагы авторлык интернет-шоу. Аның максаты — татар мәдәниятен һәм театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә һәм татар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү. Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән интервью проектны ачып җибәрде.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/09-10-2020/salavat-f-thetdinov-mashinada-nachar-y-r-che-hatyn-kyzlar-turynda-fikeren-ytte-5777588

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев