Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шамил Бикчурин исемендәге конференция - 4нче мәктәпнең йөзек кашы

Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә Шамил Бикчурин исемендәге өченче зонакүләм фәнни-практик конференциядә катнашучыларның географиясе киң:

Казан, Актаныш, Әлмәт,  Баулы, Лениногорск, Кайбыч, Мөслим, Азнакай районнарыннан, шәһәрләреннән һәм Мордовия Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе мәктәбеннән – онлайн форматта да, оффлайн форматта да 60 якын укучы катнашты.

Яшь эзләнүчеләр форумын тормышка ашырырга компаниянең “Татнефть-синең мөмкинлекләр платформасы” яшь хезмәткәрләренең инициатив проектлар конкурсында җиңүе  һәм “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплексы ярдәме мөмкинлек бирде. Проект талантлы яшьләрне күрсәтүгә юнәлдерелгән.

4нче мәктәп белән Рузаевка районы Татар Пешләсе мәктәбе арасында күптәннән дуслык күпере салынган. Әлеге мәктәп укучылары да конференциядә теләп катнаша. Быел шулай ук онлайн-форматта эшләрен тәкъдим иттеләр.

Конференциядә секцияләр саны да артты, 6 секциядә кызу эш барды. Катнашучылар әдәбият һәм тел белеме, туган якны өйрәнү, этнография һәм тарих кебек традицион юнәлешләр буенча проектлар, шулай ук Җиңүнең 80 еллыгына, Лениногорскиның 75 еллыгына, «Татнефть»нең 70 еллыгына һәм «Лениногорскнефть”нең  80 еллыгына багышланган яңа проектлар тәкъдим иттеләр.

Чараны ачуда яшь тикшеренүчеләрне Рафаил Нурмөхәммәтов, «Татнефть» компаниясенең директорлар советы әгъзасы, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 2нче СПК (аңа 4нче мәктәп тә керә)  рәисе исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән компаниянең Лениногорск районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов сәламләде. Укучыларны нефть төбәге тарихы кебек күпкырлы, зур темаларга алынулары өчен мактау сүзләре дә әйтте.

Әнә быелгы конференциядә 5нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Екатерина Хавратова һәм шул ук мәктәптән 7нче сыйныфтан Мелания Гринина нефть тармагының тарихын бүгенгесе белән бәйләп, үзләренең хезмәт династияләре турындагы хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.

“Мин бабайларым, әбиләрем белән горурланам. Бабайлар: Николай Коршин, Анатолий Хавратов, әбием –  Надежда Хавратова нефть тармагында озак еллар эшләгәннәр, бик күп мактау бхләкләре алган. Хәзер әтием дә шушы һөнәрне дәвам итә”, - Екатерина Хавратова.

“Ныклы гаилә – көчле Россия” секциясендә башлангыч сыйныфта гына укуларына да карамастан, 7нче мәктәптән 2нче сыйныфтан  Самир Шакиров, 2нче мәктәптән 2нче сыйныфтан Азалия Снагатуллина яхшы әзерлек күрсәтте.

10нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары: Ләйлә Әхмәтҗанова, Диана Гальперина Куакбаш авылы тарихын ныклап өйрәнгәннәр. Моңа Ләйләнең әбисе – Мәмдүдә Вәлиуллина язган китап ярдәмгә килгән. “Без Диана белән туганнар. Конференциягә әзерлек барышында без брошюра ясадык. Без анда Куакбаш авылы тарихын керттек. Мәмдүдә әби турында яздык. Сугыш елларында тормышның авыр икәнен сурәтләргә тырыштык. Авылның бөек шәхесләре дә онытылмады. Брошюра электрон вариантта минем социаль челтәрдәге биттә саклана. Бер экземплярын 4нче мәктәп музеена тапшырдык”, - ди Ләйлә.

 

язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 14 март санында укый аласыз.

Анастасия Петрова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев