Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабикколда яшәүче Йосыповлар гаиләсе

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды. Җәмил абый белән Фәния апа Йосыповларның гаиләсе тырыш, уңган-булган. Аларның өч баласы да кияүләр-килен белән ялга кайткач, матур киемнәрен тиз генә эшче киеменә алыштырып, эшкә ябыша икән. Күршеләре...

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды.


Җәмил абый белән Фәния апа Йосыповларның гаиләсе тырыш, уңган-булган. Аларның өч баласы да кияүләр-килен белән ялга кайткач, матур киемнәрен тиз генә эшче киеменә алыштырып, эшкә ябыша икән. Күршеләре «болар ашап та тормыйлар, ахрысы» дип әйтәләр, ди.

«Менә, иркәм, бабайның 75 яшенә ясап куйдылар әле» дип, Фәния апа өйдәге бер бүлмәне күрсәтә, анда унитаз, кул югыч һәм автомат кер юу машинасы куелган. Калган бүлмәләре дә ничава гына, әби-бабай яши, димәссең. Тарттырылган түшәмгә кадәр ясатканнар. Җәмил абый менә инде 55нче яз колхозга эшкә чыккан. Тимерче вазифасын башкара, гомер буе комбайнда эшләп, беренче урынны алган, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Җитмеш төрле һөнәр иясе, бөтен нәрсәне ясап куя икән. «Ир-атның уңган булуы - хатын-кызның бәхете ул», ди Фәния апа. Үзе 20 ел балалар бакчасында, аннан махсус мәктәптә эшләгән, социаль хезмәткәр булып әбиләр дә караган.

Розалия Мостафина,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йосыповлар