Сөембикә Сагиева: “Кешеләргә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булдым”
Районда яшәүче тыл хезмәтчәннәренең язмышлары катлаулы да, башкаларга үрнәк булырлык та.
Сөембикә апа тумышы белән Әтнә районы Казак Үртәме авылыннан. Күпбалалы гаиләдә ул игезәк энесе белән икенче булып туган. Сугыш башланганда Сөембикәгә нибары 10 гына яшь була. Балалык белән никадәр аяусыз еллар килеп җиткәнне аңламый да калган ул. Әтиләрен фронтка озаткан көн – аны исән-сау күргән соңгы көн булган, кызганыч, аңа гаиләсе янына кире әйләнеп кайту бәхете тәтемәгән.
Гаиләдәге бердән-бер кыз бала буларак, Сөембикә әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнгән, абый-энеләре дә зур таяныч булган гаиләгә. Колхоз эшендә ярдәм итүме, бакча, йорт-ишегалдында эшләүме – барысына да җитешкәннәр. Кирәк булганга түгел, шулай тиеш дип кабул иткәннәр алар.
- Әти-әниебез бик акыллы, төпле кешеләр иде, безнең өчен нык тырыштылар. Без дә өметләрен аклау өчен алардан калышмадык. Бакчабыз зур иде, маллар асрадык. Шуның белән сугыш елларындагы авырлыкларны да сизмәгәнбездер бәлки. Безнең гаиләдә беркайчан да хәмер булмады. Начар гадәтләрдән ерак булдык. Шуңа да тормышлар уң булгандыр, өебездә һәрвакыт тыныч, рәхәт иде, - дип искә ала Сөембикә Сагиева.
Сөембикә апага 10 еллык мәктәпне бетерү бәхете дә насыйп булган. Абыйсы белән бергә күрше авылга йөреп укыганнар. Мәктәпне тәмамлагач та, акыллы, төпле кызны авыл идарәсенә секретарь итеп алганнар. Берничә елдан Сөембикә апа үз авылы егете Шамилгә кияүгә чыга.
- Шамил белән бик озак йөрдек, бер-беребезне бик яратып кавыштык. Гаиләдә һәрвакыт хөрмәт булды, чын гаилә башлыгы иде ул. Аның белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Иптәшем башта адвокат булып эшләде, аннары милиция начальнигы урынбасары итеп билгеләделәр. Шуннан соң Лениногорск шәһәреннән фатир бирделәр, шушында килеп төпләндек, - дип искә ала Сөембикә ханым.
Озын гомер язган. Сөембикә апа баштарак йорт идарәсендә паспорт бүлегендә, аннары лаеклы ялга кадәр эчке эшләр бүлегенең паспорт бүлегендә эшли. “Эшемне һәрвакыт яратып башкардым, кешеләргә карата һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булдым, миңа да тормыш юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды,” – ди ветеран.
Уллары Дамир – нефтьче, Лениногорскида тора, ә кызлары Рима әтисе юлы буенча китеп, адвокат һөнәрен сайлаган, гаиләсе белән Казанда яши. Әти-әнисе биргән тәрбияне Сөембикә апа үз балаларына да бирергә тырышкан. Ярдәмле, тырыш, намуслы булып үскәннәр алар, шушы ук үрнәктә онык-оныкчыклар да тәрбияләнә.
- Балаларым, оныкларым белән бүген мин бик бәхетле. Кызым көн саен иртән шалтыратып тора, малаем килеп хәлләремне белешеп китә. Оныклар да онытмый. Кызганыч, иремнең генә гомере кыска булды, 68 яшендә китеп барды. Эше җиңелләрдән түгел иде шул, үтә дә җаваплы булды. Үз гомеремдә югалтулар шактый булды. Бүгенге вакытта бертуган абый-энеләремнең берсе дә исән түгел. Аллаһы Тәгалә берүземә шундый озын гомер биргән, 90 яшемә җитәрмен дип кем уйлаган? – ди Сөембикә Сагиева.
Гөлназ Хәйретдинова
Тулырак "Заман сулышы"нда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев