Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үсемлек маеннанмы әллә сөттәнме?

Кибеттәге сөт ризыкларының нык кыйммәт булуын күргәч, кыйбатлысы янәшәсендәге арзанраклыга күз төшә. Әмма белгечләр арзан бәядәге сөт продукцияләренә кызыкмаска куша.



Баксаң, бер кило май ясар өчен 20-25 килограмм чиста сөт кирәк. Хәзер заман да башка төрле, ОТК дигән мөһер сугулар да юк. Әлбәттә, кибет киштәләрендә ялган сөт продукцияләре күләме дә арткандыр. Гади сатып алучыларның сайлавын җиңеләйтү өчен, Дәүләт алкоголь инспекциясендә эремчек һәм атланмайга дегустация уздырганнар. Экспертларга 5 процентлы майлылыгы булган эремчекнең 8 төре һәм 72,5 процентлы майлылыктагы атланмайның 12 төрлесе тәкъдим ителгән.
Кибеттәге ялган продукцияне ачыклау өчен лаборатория тикшеренүләре кирәк. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә экспертлар кварталга бер тапкыр диярлек тормыш өчен мөһим булган продукцияләргә лаборатория тикшеренүләре үткәрә. Фальсификация ачыкланган очракта, нәтиҗәләрне Роспотребнадзорга җибәрәләр.


Кызганыч, тикшерелгән барлык үрнәкләр сынауларны үтмәгән. Әйтергә кирәк, сөт фальсификаты Татарстанга Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Свердловск өлкәләреннән килә.

Дегустация нәтиҗәләре буенча, 12 төрле май арасында иң югары балларны “Алабуга сөте” җитештерә торган “Вкусняев” маркасы, Яшел Үзән сөт комбинатында җитештерелә торган “Очень важная корова”, Мамадыштагы “Азбука сыра” оешмасы тарафыннан җитештерелә торган “Крестьянское” майлары җыйган.Уртачалар рәтенә – Биектауда җитештерелә торган “Бәрәкәтле”, Алексеевскида чыга торган “Халяль”, Белоруссиядәге “Ульянка” майлары кергән.
 Исемлектә иң түбән баскычта Екатеринбургтан шәхси эшмәкәр Александр Афанасьевның “Крестьянское” һәм Мәскәү өлкәсендә чыга торган “Молочная мозайка” майлары тора.

Эремчеккә килсәк, иң югары балларны Чаллыдагы “Агросила” чыгара торган “Хәләл” эремчеге, Яшел Үзәннең “Очень важная корова”, “Алабуга сөте” җитештерә торган “Вкусняево” җыйган. Ә менә Түбән Новгородта чыга торган “Сытый кот” һәм Биектауның “Бәрәкәтле” эремчекләре иң түбән бәяләрне алган.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев