Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сентябрьдә чит илгә сатылган туристик юлламаларның 40 проценты Төркиягә туры килә

Сентябрь нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка Испания, Таиланд, Болгария, Доминикана һәм Черногория кергән. Сентябрьдә туристлык агентлыкларының гомуми юлламалар сату күләменең 40 проценты Төркиягә туры килгән, дип хәбәр итә Россия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюрина. Бу хакта "Коммерсант" яза. "Горячие туры" һәм "ТБГ" берләштерелгән челтәренең броньлау үзәге статистикасы буенча, гомуми сатуларның...

Сентябрь нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка Испания, Таиланд, Болгария, Доминикана һәм Черногория кергән.

Сентябрьдә туристлык агентлыкларының гомуми юлламалар сату күләменең 40 проценты Төркиягә туры килгән, дип хәбәр итә Россия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюрина. Бу хакта "Коммерсант" яза.

"Горячие туры" һәм "ТБГ" берләштерелгән челтәренең броньлау үзәге статистикасы буенча, гомуми сатуларның 40 проценты Төркиягә туры килгән, бу 2015 елдагы кебек. Броньлау буенча икенче урында - Тунис - 34%, аннары Греция (28%), Россия (27%) һәм Кипр (23%). Сентябрь нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка Испания, Таиланд, Болгария, Доминикана һәм Черногория», - дип сөйләгән Тюрина.

"Горячие туры" һәм "ТБГ" берләштерелгән челтәренең идарәсе компаниясенең PR-директоры Ольга Иванова билгеләп үткәнчә, чартер рейсларын гамәлгә куйгач, Төркия буенча броньлау күләме август белән чагыштырганда, ун тапкыр арткан.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев