Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер балалар китапханәсенә - 70 ел

Шөгер балалар китапханәсенә – 70 ел. Шөгер китапханәсе карамагында 1952 елда балалар китапханәсе эшли башлаган. 1956 елдан ул район китапханәсеннән аерылып, район балалар китапханәсе булып исәпләнгән.



Районның балалар китапханәсе методик үзәк оешмасына әйләнә. Анда район күләмендә төрле методик семинарлар, күрсәтмә чаралар оештырыла. Аның фонды ул елларда 11000 экземпляр булып исәпләнгән. Шушы 70 ел эчендә безнең китапханәдә бик күп хезмәткәрләр эшләде.

 Беренче китапханәче булып Мария Михайловна Зарипова эшләгән. 10 елдан артык район балалар китапханәсен Рәхимә Закир кызы Канзафарова җитәкләгән. Ул еллар эчендә күп үзгәрешләр булган: китапханә кечкенә бинада урнашкан булган, балаларга кереп утырып уку өчен  уку залы булмаган. Посёлок җирлеге җитәкчеләре  бу кыенлыклардан чыгу юлын эзләгәч,  элек саклык кассасы булып хезмәт иткән бинаны китапханә итәргә карар кылалар. Ләкин ул бина күп төзекләндерү эшләре таләп иткән. Рәхимә апа посёлокның оешма җитәкчеләре ярдәмендә зур төзекләндерү эшләре башкара. Бу хезмәттә поселокның барлык оешма эшчеләре зур ярдәм иткәннәр, чөнки аларның   балалары бу китапханәгә яратып йөргәннәр. Төзекләндерү эшләре 1970 елларда башкарыла. Бина зураю сәбәпле, аның фонды һәм укучылары саныда арткан. Үзенең һөнәри осталыгы белән Рәхимә Закир кызы укучыларда китапка мәхәббәт уяту  буенча күп хезмәт куйды.

20 еллык гомерен Җәүһәрия Гатаулла кызы Билалова китапханәдә эшләүгә багышлаган. Ул читтән торып Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. Эш дәверендә ул яшь укучыларда китапка мәхәббәт уятты. Тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән күп эш алып барды.

1961 елдан 2004 елга кадәр китапханәдә Люция Миндрахман кызы Галиуллина эшләде. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, Шөгер китапханәсенә эшкә урнашкан. Үз эшенең барлык нечкәлекләрен белүче, аны яратып башкаручы, инициативалы, иҗади хезмәткәр. Китап укучыга профессиональ яктан гына түгел, кеше  буларак та акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән.

1979 елдан 1996 елга кадәр Шөгер китапханәсендә Энҗе Гариф кызы Билялова эшләде. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, үзенең туган җиренә әйләнеп кайтып, Люция Миндрахман кызы кул астында эшли башлый. Эш дәверендә ул үзенең китап укучыларында ясле яшеннән үк китапка мәхәббәт тәрбияләде. 1984 елда хезмәткәрләре: Люция  Галиуллина, Энҗе Билялова  эшләрендә югары бәяләре, социалистик ярыш күрсәткечләре буенча ТАССР ның мәдәният министрлыгы тарафыннан Диплом белән бүләкләнәләр.

Хәзерге вакытта Шөгер балалар китапханәсендә Светлана Загрутдинова хезмәт куя. Ул 2003 елда эшчәнлеген башлый. Үзенең хезмәт юлын тәҗрибәле остазлары арасында башлый. Әлбәттә, үз остазларының йөзенә кызыллык китермәс өчен бөтен тырышлыгын куеп эшли һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.

Бүген китапханә системасы элеккечә генә эш алып бармыйча,үзгәрешләр кертә, заманча технологияләр кулланыла. Китапханәче Светлана Владимировнага да бу яңалыкларны өйрәнергә туры килә, ул һәрвакыт эзләнүдә. “Безнең китапханә 14 яшькә кадәрге балаларга хезмәт күрсәтә. Китап белән күбрәк кече яшьтәге балалар кызыксына.

 “Тургай” балалар бакчасы белән, Шөгер мәктәбе белән хезмәттәшлек итәм. Бакчага яисә мәктәпкә китапларны төяп барам да, уен алымнары кулланып китаплар белән таныштырам. Аннан соң алар китапханәдән шушы китапны алырга килә.  Шулай ук китапханәдә бәйрәм үткәргәндә кече яшьтәгеләрне әти-әниләре белән бергә чакырам. Әлбәттә, мондый кичәләрдән соң да балалар үзләре белән бер-ике китап алып китәләр”, - ди.


Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев