Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгернең "Сандугач" ансамбленә йөрүче апалар - күңелләре белән мәңге яшь

Сандугач сайрармы таңнарда – бу җирдә мәхәббәт булмаса?! Әлеге җырны ишеткәнегез бардыр инде, сүзләре күңелдә яшәү теләге уятып тора.


Шөгер мәдәният йортында эшләп килүче “Сандугач” ансамбленә  йөрүчеләрнең күпчеле лаеклы ялдагы кешеләр. Араларында 80 не узганнары да  бар.  Аларны тормышка, туган якка, сәнгатькә мәхәббәт берләштерә.  Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, аларның  бетмәс-төкәнмәс энергиясенә сокланып, үз төбәгебездә генә түгел, бөтен дөньяга танытасы килде. Әнә Буран әбиләрен бөтен җир шарында беләләр  хәзер! “Сандугач”ка йөрүчеләрне  ничә генә яшьтә булсалар да,  оныклар, оныкчыклары булса да,  олы яшьтәге кешеләр дип атарга тел әйләнми.   Рухи байлык белән тулы күңелләре,  ачык матур йөзләре белән   яшьләргә  тормыш үрнәге булып торалар.


Моннан 15 еллар элек оешкан  “Зиләйлүк “ төркеме  татар халык җырлары клубына әверелгән. Менә алты ел инде аны “Сандугач” буларак беләләр.   

-    Безнең  төркемдә  үз туган телләрен яратучы, аның гореф- гадәтләре, йолаларын кадерләп саклаучы  кешеләр йөри.  Алар  бу  милли байлыгыбызны үзләре  өчен генә түгел, киләчәк буыннарга да  җиткерергә тырышалар.  Без борын-борынан килгән мөнәҗәтләрне  берәмтекләп, кадерләп җыеп, тулыландыру буенча эшлибез,- ди мәдәният йортының сәнгать  җитәкчесе Гүзәл Рәхимова. - Безнең иң актив  һәвәскәр артистларыбыз арасында яше сиксәннән узган Сәрия апа Төхфәтуллина бар. Клубка килгән саен, милли  сәнгатебез белән бәйле  бер яңалык алып килми калмый.  Аннан тагын  бар кешеләрне таң калдырып, озын-озын бәетләрне яттан сөйләүче  Галия апа Садриева бар. Аның  “Сак белән Сок” бәетен тыңлау - бер хозурлык, - ди.

Татар халык җырларын яратучылар клубының тагын бер  таланты Равия Бәдретдинова турында да аерым  әйтеп үтми булмас.  Ул бөтен күңеле белән сәнгатькә гашыйк кеше.  “Сандугач” ның чыгышлары аннан башка гына узмаган. Тавышы белән кыенлыклар килеп чыкканлыктан, ул әлегә җырламый торса да, клубка йөрүеннән тукталмаган. Матур-матур шигырьләр язып килә. Аның язганнарын  репетиция вакытында  башкалар кычкырып укыйлар.

Шөгер мәдәният йорты тормышын “Сандугач”тан башка күз алдына китерүе дә  мөмкин түгел.  Район буенча, шәһәр мәдәният саренда  узган бәйрәм чараларында  да күрергә була аларны.

Исламия Галимова

Тулысынча "Заман сулышы"нда

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев