Шигърияттә яңа исем - Гөлсинә Мөхәммәдиева
Лениногорск – талантларга бай төбәк. Моның шулай булуын тора-бара, яшәү дәверендә кат-кат инанабыз.
Менә очраклы рәвештә генә шигърият дөньясындагы яңа исемгә тап булдым. Гөлсинә Мөхәммәдиева – бәлки кайбер газет укучыларыбызга таныштыр.
Гөлсинә ханым – талантларга, күренекле шәхесләргә бай авыл – Зәй-Каратайда ишле гаиләдә туып-үскән. Алты балалы гаилә булгач, балалар хезмәтнең тәмен белеп үсә. Әти-әниләре гади колхозчы булып эшләгән. Гөлсинә ханым 8 класстан соң ул чактагы 32нче училищега укырга китә. Штукатур-маляр һөнәре ала, Ижевск якларына практикага китә. Анда 2 ел була. Булачак тормыш иптәшен очрата. Кияүгә чыгып, өч бала – өч малай үстерәләр.
2007 елдан Әлмәттә яши башлыйлар. Өч малайны ятим, хатынын тормыш иптәшсез калдырып, ире бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Гөлсинә ханымның ике оныгы бар: малай һәм кыз, олы улы өйләнеп, Нижневартовскида яшиләр икән. “Оныкларым өчен шатланып торам”, - ди ул.
Зәй-Каратайда икенче ярын очратып, аның белән авылда яши башлаганнар. Гөлсинә ханым үзе Әлмәттә предприятиедә оператор булып эшли. Эшкә йөрергә җайсыз түгелме, дигәч, “ Юк, ара ерак түгел, үзем рульдә йөрим. Эшләве берни түгел”, - ди.
Ул ныклап торып беренче шигырьләрен 1995-1996 елларда яза башлый.
- “Нефтяник” газетында 71нче номерда 1996 елда минем шигырьләрем басылып чыкты. Мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” газетына әкиятләр язгалый идем. Шигырь язуга яшьтән үк сәләт бар. Шигырьләр төрле темага языла. Менә күптән түгел әни турында, алтын көз турында яздым әле, - ди.
Гөлсинә апаның зур хыялы – беренче шигырьләр китабын чыгару. Китапка дигән шигырьләр тупланган инде. Бу юнәлештә аңа уңышлар теләп калабыз.
Ул – Әлмәт язучылар бүлеге каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы. Әлмәттә яшәп иҗат итүчеләр белән яшь буын янында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә балалар белән очрашуларда булалар.
Әнкәй керә төшләргә
Иртә белән җитез атын җигеп,
Иген ташый колхоз кырыннан.
Ак каеннар читтә елап кала,
Аның моңлы, моңсу җырыннан.
Авыр эш дип бер дә туктап калмый
Иң беренче башлап йөрүче.
Сөйгән ире, алты бала,
Аны өзелеп, өзелеп көтүче.
Урак белән урып игеннәрне,
Югалтусыз җыеп алырга.
Кипкән кибәннәрен атка төяп,
Колхоз амбарына тапшыра.
Гектарлаган шикәр чөгендере,
Булыша идек аңа эшләргә.
Кәтмән тотып, ак яулыгын чөйгән
Әнкәй керә минем төшләргә.
Гөлсинә Мөхәммәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев