Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр һәм район мәктәпләренә максатчан программа буенча эшкә укытучылар кайтты

Быел шәһәр һәм район мәктәпләренә максатчан укыту проекты буенча 4 укытучы эшкә кайтты.


Татарстан Республикасында моннан берничә ел элек педагогик юнәлеш буенча чыгарылыш укучыларын максатчан укыту проекты эшли башлады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң укучы бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, педагогик юнәлештә белем бирүче уку йортына кереп укый. Уку дәверендә аңа ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Әлбәттә, укуда өлгерлек күрсәтергә, имтихан-зачетларны яхшы билгеләргә тапшырырга кирәк. Уку йортын тәмамлагач, алдан килешенгән белем бирү учреждениесенә эшкә кайталар һәм белгеч бу учреждениедә 3 ел эшләргә тиеш була.

Алда язганымча, быел безнең районга 4 чыгарылышыбыз эшкә кайтты, моннан 5 ел элек укучы булып йөргән булсалар, хәзер алар горур рәвештә укытучы исемен йөртә. Шәһәрнең 8нче мәктәбендә, районның Тимәш һәм Шөгер мәктәпләрендә эшләячәкләр.

В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенә ике укытучы эшкә килде. Алинә Кашипова – моннан биш ел элек әлеге мәктәпне тәмамлаган. Туган мәктәбенә шатланып эшкә кайткан. Аңа мәктәп директоры Гөлнара Низамова максатчан программаны тәкъдим иткән булган.
- Миңа әлеге тәкъдим ошады. КФУның Алабуга филиалында биология һәм химия укытучысы белгечлеге буенча укыдым. Соңгы курста укыганда мин Шөгер мәктәбендә эшли башладым. Чөнки әлеге предметлардан укытырга кеше юк иде, мине мәктәпкә чакырдылар һәм миңа уку белән эшне бергә бәйләп алып барырга туры килде, - дип сөйли Алинә.

Икесен бергә алып бару җиңел булмаса да, яшь педагог шушы юлны сайлагач, сабырлык күрсәтеп, бар көчен куйган. Укытучыга түземлек хас сыйфат бит инде.
-    Мәктәптә эшләү миңа бик ошый. Үзем белем алган мәктәптә, үземне укыткан укытучыларым белән, хәзер хезмәттәшләрем, бергә эшләү ошый. Укучылар белән дә уртак тел таптык, бик яхшы каршы алдылар. Быелгы яңа уку елында миңа 7нче классның сыйныф җитәкчесе булырга туры киләчәк, - ди Алинә Рамилевна.

Сүз уңаеннан, Алинә – педагоглар династиясеннән. Аның әбисе һәм бабасы – Асия-Наил Шәңгәрәевлар укытучы булып Иске Иштирәк мәктәбендә эшләгән. Әнисе – Рамилә Кашипова Иске Иштирәк мәктәбендә татар теле укыткан, хәзер – Шөгер балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе.

Шөгер мәктәбендә яңа уку елында математика һәм физика фәнен яшь белгеч – Виктория Носова укытачак. Виктория шулай ук максатчан проограмма буенча эшкә кайткан белгеч. Ул үзе Спиридоновкада туган,  Зеленая Роща мәктәбен тәмамлаган. Казан федераль университетының Алабуга филиалында белем алган. Бакалавриаттан соң читтән торып, магистратурага укырга кергән.

-    Шөгер мәктәбендә эшемне башладым. Дөрес, әлегә танышу процессы бара, укучыларны күрмәдем.  Яхшы гына эшләп китәрмен, дип уйлыйм, - ди яшь педагог.
Программа буенча укыганда “койрыклар” булмаска, зачет кенәгәсендә бары тик яхшы билгеләр генә кирәк булуын әйтте. “Студент өчен ай саен 15 мең сум стипендия зур ярдәм булды”, - ди.

Виктория Зеленая Роща мәктәбендәге укытучыларына рәхмәтле. “Таләпчән математика укытучысы Дилбәр Бәдретдинова, ачык йөзле татар теле укытучысы Зилия Хәмзина – минем күңелдә. Барлык укытучыларыма рәхмәт әйтәм”, - ди.

Лилия Мугинова 8нче мәктәптә химия-биолгия укытачак. Үзе исә Зеленая Роща мәктәбендә укыган. Винярская Алина Тимәштә математика-информатика фәненнән укучыларга белем бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев