Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 50 бала "Яшьләр сертификаты"на ия булды

Лениногорск муниципаль районында янә «Яшьләр сертификаты» республика проекты старт алды.

 

Яшьләр сертификаты яшәү урыны буенча спорт секцияләрендә, иҗат берләшмәләрендә һәм яшүсмерләр клубларында дәресләргә бушлай йөрү хокукын бирә. Әлеге сертификатка безнең шәһәрнең мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 50 бала ия булды.

Проект кысаларында балаларга спорт төрләре белән шөгыльләнү тәкъдим ителде: батутта,  акробатик сукмакта сикерү һәм милли көрәш. Шулай ук егетләргә «Хәтер» патриотик клубына һәм «Иҗат утравы» сәнгать-тематик түгәрәгенә барырга тәкъдим ителде.

КДН һәм ПДНда исәптә торучы балалар һәм яшүсмерләр белән "Яшьләр сертификаты" республика проектын тормышка ашыруга шулай ук "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге кереште. Педагог - психолог тарафыннан хокук бозуларны, наркоманияне, суицидаль тотышны профилактикалауга юнәлдерелгән, диагностик, психокоррекцион һәм агарту эшчәнлеге башкарылган.

«Яшьләр сертификаты» проектын гамәлгә ашыру тәмамлангач, 9 яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсендә учеттан төшерелде.


"Форпост" яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев