Заман сулышы

Сәламәт киләчәк өчен

2 нче мәктәптә "Конкуренциягә сәләтле сәламәт буын тәрбияләүдә сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану" дип аталган ведомствоара зональ семинар узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының баш белгече Жанна Соркина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, сәламәтлек саклау учреждениесе, Мәгариф идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Семинарның пленар утырышы...

2 нче мәктәптә "Конкуренциягә сәләтле сәламәт буын тәрбияләүдә сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану" дип аталган ведомствоара зональ семинар узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының баш белгече Жанна Соркина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, сәламәтлек саклау учреждениесе, Мәгариф идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты.


Семинарның пленар утырышы укучылар чыгышы белән башланып китте. Владимир Друк теманың актуальлеген искәртеп, соңгы арада балаларның еш авыруына тукталды. Аның сүзләрен куәтләп, Жанна Соркина мәктәпләргә медицина җиһазлары, спорт инвентаре җитмәүгә басым ясады. Информацион-методик үзәкнең баш белгече Гүзәл Миргалиева шәһәр һәм район мәктәпләре тормышы белән таныштырды.
Шәһәр һәм районда барлыгы 35 мәктәп бар. Шуның берсе - коррекцион мәктәп. Моннан тыш 3 өстәмә белем бирү үзәге. Белем бирү учреждениеләрендә 8 меңнән артык бала белем ала. Физик тәрбия мөгаллимнәре - 320. Балаларның күпчелек вакыты мәктәптә үтә, шуңа күрә укучыларның сәламәтлеге белән шөгыльләнү дә укытучылар җилкәсенә төшә. Алар сәламәтлекне саклау буенча яңа программа, технологияләр уйлый. Мисалга, бу уңайдан, 2 нче мәктәптә "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе", "Беренче сыйныфка кабул итү" кебек спорт уеннары, төрле чаралар үтә. Өстәмә түгәрәкләргә йөрү - 90 процент үтәлә икән. Әнә шундый төр спорттагы уңышлар семинарда оештырылган күргәзмәдә урын алган иде.
Сәламәтлекне саклау учреждениесеннән килгән докладчы чыгышыннан аңлашылганча, бары 6 укучының берсе генә I төркем сәламәт балалар исемлегенә керә. 14 яшьлек яшүсмерләрне тикшергәннән соң, 44 процентында күз күреме начар булуы, ә 15 проценты ашказаны авыруларыннан интегүе ачыкланган. Моңа башкарыла торган эшнең күп булуы, компьютер алдында озак утыру, дөрес тукланмау, тиешенчә яктылык җитмәү сәбәпче. Әти-әниләр арасында үткәргән анкеталаштырудан күренгәнчә, ата-ананың 53 проценты баласының компьютер алдында күпме утыруы хакында төгәл генә әйтә алмый. Тикшерелгән яшүсмер кызларның 12 процентында җенси органнарның зарарлануы күзәтелә. Гомумән алганда, бөтен җире сау-сәламәт булган яшүсмерләр бармак белән генә санарлык. Әмма сәламәтлекнең 60 проценты үзебездән тора. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, тәмәке, алкоголь эчемлекләр һәм наркотиклар кулланмау, дөрес туклану, рационны яшелчә, витаминлы җиләк-җимеш, аксымлы ризыклар белән тулыландыруның - бер караганда, әллә нәрсәсе юк кебек. Ялкауланмаска гына, ихтыяр көчен тупларга гына кирәк тә бит, югыйсә...
Физик тәрбия укытучылары укучыларны күбрәк хәрәкәтләндерергә тырыша, аларның сәламәтлеген саклауга күп көч куя. Менә шуны исәпкә алып эшләгән яңа төрле гамәли дәрес төрләре белән таныштырды 2 нче мәктәп укытучылары.
Мәсәлән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Михайлова медицина фәннәре докторы, академик Владимир Базарный методикасы буенча эшләнгән дәрес планына киңрәк тукталды. Аның методикасы укучыларның дәрес барышында позаны еш алыштыруы, компьютерның өлгереш чоры тәмамланганнан соң гына өйрәтелүе, укытыла торган мәгълүмат эмоция һәм хисләр рәвешендә бирелүе һәм башкалар белән аерыла. Нәкъ менә шундый типтагы гамәли дәресләр күрсәтелде пленар утырыштан соң. Секцияләрдәге һәрбер дәрес үзенең эшләнеше, үзенчәлекле оештырылуы белән аерылып торды. Ә һәрбер педагогка үз эшчәнлегендә кулланырлык яңа технологияне үзләштерү мөмкинлеге туды.
Секцияләрдә эш беткәч, укытучылар "түгәрәк өстәл"дә очрашып, тәҗрибә уртаклашты, семинарга нәтиҗә ясады һәм киләчәккә бурыч-максатлар билгеләде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: