Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылы халкы маскировка челтәре үрүдә остарды

Сугышлы авылы халкы менә өченче тапкыр махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үреп озата.


Районда беренчеләрдән булып, маскировка челтәре үрүне башлап җибәргәннәр иде. Сугышлы авылы халкы, дөресрәге, аның уңган-булган хатын-кызлары, сирәк кенә агайлары да, маскировка челтәре үрү буенча шулхәтле остардылар. Аларның челтәр үрә башлаулары турында редакциягә хәбәр килеп ирешкәнче, алар инде бу эшне төгәлләп тә куйган булган булалар.

Менә әле күптән түгел  бишкә дүрт метр зурлыктагы маскировка челтәре үреп, Лениногорскидагы “Своих не бросаем – Лениногорск” волонтерлык төркеменә илтеп кайттылар. Хәзер сугышлылар әлеге төркем белән хезмәттәшлек итә башлады. Билгеле булганча, шәһәрдә “Бердәм Россия” партиясе бинасында маскировка челтәре үрү үзәге эшли. “Своих не бросаем” төркеме телеграм-каналда һәрдаим ярдәм итәргә кешеләр чакырып торалар. 

Менә бу юлы Сугышлы авылы халкына материалны тапшырганнар, авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиятдинова аны алып кайта һәм мәдәният йортында апалар маскировка челтәре үрү буенча өмә ясап, ике-өч көн эчендә төгәлләп тә куйганнар. 430нчы полк солдатлары соравы буенча эшләнгән, авылдашларыннан менә дигән камуфляж.

“Авыл халкы молодцы, активлык күрсәтте. Авылның ватсап төркемендә белдерү куябыз, билгеләнгән көнгә, сәгатькә киләләр. Авыл башлыгы Альбина Петровна да һәрвакыт килде. Шулай ук олы буын – пенсиядәге апаларыбыз һәм яшьләр дә бар иде”, - ди Сиринә Галимова.

Сугышлылар игелекле үрнәкләре белән Юлтимер авылы халкын да кузгатып җибәргәннәр. Әлеге авылдан килгәннәр булышырга, ә якын көннәрдә Юлтимернең үзендә дә маскировка челтәре үрүне башлаячаклар. Моннан тыш Сугышлы авылы халкы физик яктан гына түгел, финанс яктан да ярдәм күрсәткән.

Сугышлы халкы шушы көннәрдә чираттагы заявканы үтәргә алынды: маскировка челтәре үрү өчен өмәгә җыелдылар. Чөнки солдат-хәрбиләрдән челтәр танкны капларга кирәк дигән үтенеч килеп ирешкән.  Әлбәттә, хәрбиләрнең үтенечен үтәргә, барлык эшләнгән эшләребез алар өчен, аларның җиңеп кайтуы өчен дигән уй-теләк белән апалар эшкә тотынды. 

 

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 20 октябрь санында укый аласыз.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев