Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суши һәм роллыга бәяләр арта

Бәяләр арта башлады, дигән имеш-мимешләр тарала башлады Интернет челтәрендә. Иң элек, россиялеләр яратып өлгергән суши һәм роллар 25 процентка кыйммәтләнәчәк, диделәр.

Моны илебезгә карата кертелгән санкцияләр аркасында балык, тавык ите, кальмар һәм рис кайтартуның авырлашуы һәм шул сәбәпле җирле продукциягә ихтыяҗ арту белән аңлаталар.

Кондитер әйберләре 15 процентка кыйбатрак булачак, бу хакта предприятиеләре үзләре әйтә. Чәй һәм кофе җитештерүчеләр дә шундыйрак яңалыклар җиткерде. Алары «авыр вазгыять», ритейлерлар өчен бәяне 6-9 процентка артачак дип, белдерә. Ә бу гади сатып алучы өчен тагын да күбрәк булачагын аңлыйбыз инде.

Сбербанк та әллә ни сөендерергә ашыкмый, 8 августтан ипотека программалары өчен ставкалар күтәрелде. Хәзер яңа йорттан фатир алуга ул, ким дигәндә, 11,4% тәшкил итәчәк. Әле боларга өстәп, доллар белән евроның бәяләре көн саен артуын әйтергә кирәк.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Роман Богатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев