Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб кыргый керпеләргә кагылмаска киңәш итте. Чир йоктыру ихтимал

Җәен кыргый керпене очрату ихтималы арта, һәм әлеге җәнлекләр кешеләрдә кызыксыну уятса да, аларга кагылу кеше сәламәтлеге, хәтта тормышы өчен куркыныч тудыра.

Медицина фәннәре кандидаты, «Гемотест» лабораториясе табиб-эксперты Екатерина Кашух шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Беренчедән, җәнлекне сыйпаган чагында талпан кадалырга мөмкин. Әлеге үрмәкүчсыманнар талпан энцефалиты, боррелиоз, эрлихиоз кебек куркыныч инфекцияләр тарата. Урман бете кадалган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип ачыклык кертте белгеч.

Икенчедән, энәсенә кадалып, җәнлекнең үзеннән чир йоктырырга мөмкин. Шул рәвешле, трихофития (тимрәү) эләктерү куркынычы бар. Моннан тыш, керпеләр сальмонеллез авыруын һәм Кырым геморрагик бизгәген дә тарата, дип искәртте табиб.

https://tatar-inform.tatar/news/cir-ioktyrmas-ocen-tabib-kyrgyi-kerpelarga-kagylmaska-kinas-itte-5857378

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев