Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Балаларның ялы җәе авылда үтә, әти-әниләре рәхәтләнеп ял итә

Шигъри күчтәнәчләрне сез дә укыгыз әле.

Таһир Шәмсуаров шигыре: "Килә җәйне сузасы"

Яшьлек дигән гүзәл илдән

Янә бер кат узасы.

Урамда яфрак себерәм,-

Килә җәйне сузасы.


Август хәбәр китерсә дә,

Сентябрь көзләрмени,

«Аерылу», «сагыш», «югалту» -

Без сөйләр сүзләрмени?


Күккә кара, Зөһрәле ай

Моңаеп баер иде.

Алмалар да, кызармыйча,

Тоташ саргаер иде.


Чияләр алсу битеңнең

Алсулыгын алганнар.

«Елмай, егет!» дип эндәшә,

Күрәсеңме, баланнар.


«Яшел - яшьлек төсе диеп»

Яратам кабатларга.

Яшәрәсең килсә кара

Син чыршы-наратларга.


Ак томан сарган башыңны

Назлап сыйпап узасы.

Урамда яфрак себерәм,-

Килә җәйне сузасы!

 

Әти-әни ял итә

Уку бетүгә, балалар

Авылга агылалар.

Әби-бабай оныкларын

Күптәннән сагыналар.


Әти-әни үскән нигез,

Кан тартмаса - җан тарта.

Май бетүгә, авылларда

Балалар саны арта.


Әти-әни дә шатлана,

Тынычлап калган чаклар.

Анапага йә Кырымга

Сәфәргә китә алар.


Шәһәрдә үскән малайлар

Хезмәткә өйрәнәләр,-

Йә бәрәңге кәтмәнлиләр,

Йә печән киптерәләр.


Табигатьнең гүзәллеген

Кызлар да бик тиз тоя.

Кулларына чиләк алып,

Эсседә җиләк җыя.

 

Күңел тыныч, балаларның

Җәе авылда үтә.

Әти-әни каникулда

Рәхәтләнеп ял итә.

 

Таһир Шәмсуаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев