Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Мин бик бәхетле кеше, – диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин. – Матур май аенда гаиләм һәм дусларым белән туган көнемне уздырачакмын. Гаиләбез белән әти-әниләребездән килгән традицияләрне саклыйбыз. Хатыным белән 50 ел матур яшибез. Балалар үстердек, инде оныклар сөябез. Инде үз традицияләребез – кешеләргә хөрмәт, өлкәннәрне ихтирам итү, гадел һәм намуслы булу балаларга да күчкән. Монда хатыным Луиза Әкрам кызының роле зур. Ул мине гомере буе эштән кайтканымны көтте. Кайчак үпкәли дә иде. Әмма язмышым шундый булды. Шөкер, гаиләдәге җылылыкны саклый алдык. Безнең бер-беребезгә булган мөнәсәбәтне балалар да күреп тора. Гомерем бәйрәмемне тыныч күңелем белән каршы алам.

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Юбилеегыз уңаеннан бихисап котлауларга «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе дә кушыла. Сезнең әйләнә-тирәдәгеләргә, гаиләгезгә карата булган җылы, эчкерсез мөнәсәбәтегез сокландыра. Оста җитәкче, сәясәтче булу белән бергә бу яктан да сез һәркемгә үрнәк. Кайда гына, нинди генә вазифада эшләсәгез дә, хезмәтегезне республика, халкыбыз файдасына җиренә җиткереп зур төгәллек белән башкарасыз, сезнең өчен вак-төякләр юк. Матбугатка, журналистлар хезмәтенә игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез! Туган көнегез котлы-мөбарәк булсын!

https://vatantat.ru/2022/05/82578/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фарит мухаметшин

2
X